Зәй офыклары

Җирлек башлыклары Сармашбашта киңәште

Зәй районында айга ике мәртәбә җирлек башлыклары урыннарга чыгып киңәшә. Үз казаныңда кайнау гына түгел, башкаларда эшнең ничек оештырылуын күрү, белү зарур. Тәҗрибә уртаклашу, җирлек эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүмат алу максатыннан оештырылган шундый күчмә утырышларның кичә районнан иң ерак урнашкан Сармашбаш авыл җирлегендә узды. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев,...

Зәй районында айга ике мәртәбә җирлек башлыклары урыннарга чыгып киңәшә. Үз казаныңда кайнау гына түгел, башкаларда эшнең ничек оештырылуын күрү, белү зарур. Тәҗрибә уртаклашу, җирлек эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүмат алу максатыннан оештырылган шундый күчмә утырышларның кичә районнан иң ерак урнашкан Сармашбаш авыл җирлегендә узды. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты. Күчмә утырыш җирлекнең социаль объектларын, авылда эшләүче яшьләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча йорт салучы Дамир Шәйгарданов хуҗалыгын караудан башланды. Кунаклар игътибарыннан авыл башындагы стадион, зират та читтә калмады. Мәңгелек йортлар да җирлек йөзен билгели.

Утырышның пленар өлеше мәдәният йортында дәвам итте. Җирлек башлыгы Ләйсән Хөснетдинова - җирлек эшчәнлеге, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсеше, авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру турында чыгыш ясады. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Байрашевның җирлекләр арасында кайбер күрсәткечләр буенча анализы күпләрдә кызыксыну уятты. Утырыш эшендә мәгариф, җирлекләрдә чисталык һәм тәртип буенча да борчыган мәсьәләләр күтәрелде. Илнар Хафизов утырыш эшенә йомгак ясады, шундый утырышның алдагысы Чыбыклы җирлегендә узачак. Урыннарда киңәшеп эшләү мәслихәт, киңәшле эш таркалмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: