Зәй офыклары

Җирлек башлыклары Аксарда киңәште

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә чираттагы эшлекле җыелыш Аксар җирлегендә узды.

Районда айга бер тапкыр тәҗрибә уртаклашуга, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясауга юнәлтелгән җирлек башлыклары катнашындагы семинарлар дәвам итә.
Җыелышның практик өлеше җирлеккә караган Яңа Тәкмәк авылыннан башланды. Кунаклар авылда яшәүче Муса Миңнуллин ихатасында булып, аның шәхси ярдәмче хуҗалыгы белән таныштылар. Миңнуллиннарның 15 мөгезле эре терлеге (шуның 10сы - савым сыер), 4 кәҗәсе бар. Инде 7 ел дәвамында алар авыл халкын гына түгел, тирә-як шәһәрләр халкын да ит-сөт белән тәэмин итеп тора. Хуҗалык эшләрендә балалары да бик теләп ярдәм итә. Билгеле булганча, район үзәгендә оештырылган бер генә авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә Миңнуллиннар катнашыннан башка узмый. Әлеге хуҗалык кунакларда кызыксыну уятты.
- Эшебезне җирлек башлыгы Юрий Гыйльманов тәкъдим иткән дәүләт ярдәмен кулланып, 2-3 сыердан башлаган идек. Уңайлы мөмкинлекләр булганда без бит моны булдыра алабыз дип, оештырылган кече ферма бу. Янәшәдә генә иркен болын, печәнне дә ерактан ташырга кирәкми, җиребез бар. Табыштан кала, иң мөһиме - табигый продукт булуы сөендерә. Һөнәрем буенча табиб буларак, халыкны да табигый ризыклар кулланырга чакырам, - ди кече ферма тотучы Муса Миңнуллин.
Семинарда катнашучылар Иске Тәкмәк авылында крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Петр Степанов белән аралашып, аның техника базасы белән дә таныштылар. Игенчелек юнәлешендә эшчәнлек алып баручы Cтепановларның 400 гектар мәйдан җире бар. Арпа, бодай үстерәләр. Җир эшкәртүдә, урып-җыюда үзләренең техникаларын кулланып эшлиләр.
Иске Тәкмәктән шәхси эшмәкәр Икраметдин Шәйгәрданов яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Семинарда катнашучылар аның эшчәнлеге белән дә таныштылар. Ул халыкны кәбестә, суган, кишер, чөгендер белән тәэмин итә. 10 гектар мәйдан җирләре бар. Ел саен мул уңыш җыялар. Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә аларның яшелчәләре яныннан халык өзелми. Ирле-хатынлы Наталья һәм Икраметдин Шәйгәрдановлар 15 ел элек карбыз-кавын үстереп, район халкын гына түгел, күрше-тирә шәһәрләрне шаккатырган иде.
Район җитәкчелеге җирлегебездә эшләүче фермерларга, кече фермаларга һәрвакыт ярдәмгә килергә, аларга эшләү өчен мөмкинлекләр тудырырга әзер булуын белдерде.
Җиде авылны берләштергән Аксар җирлеге социаль объектларның, йортларның төзеклеге белән дә аерылып тора. Кунаклар тыл ветераннары истәлегенә куелган авыл үзәгендәге һәйкәлне, фельдшер-акушерлык пунктын, аксарлыларны азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары белән тәэмин итеп торучы кибетне карадылар, капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты эшчәнлеге белән таныштылар.
Семинарның пленар өлеше авыл клубында дәвам итте. Үзара салым акчасына башкарылган эшләр белән җирлек башлыгы Юрий Гыйльманов таныштырды. Утырышта районда эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары, үзара салым программасы, авыл җирлекләрендә шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерү мәсьәләләре турында сүз барды. Авыл җирлекләре буенча мәгариф өлкәсендә мөһим мәсьәләләр турында чыгыш ясалды.
Утырыш эшенә Разиф Кәримов йомгак ясап, җирлек башлыкларына көн тәртибендә каралган барлык сораулар буенча эшне тагын да активлаштыру бурычын куйды. Җирлек башлыклары өчен зур әһәмияткә ия булган мондый семинарлар алга таба да дәвам итәчәк. Үз казаныңда гына кайнап, югары күрсәткечләргә ирешеп булмый, шуңа җирлек башлыклары тәҗрибә уртаклашып эшли.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: