Зәй офыклары

“Исәнме сез?” фильмын зәйлеләр басып алкышлады

"Зөлфия Вәлиеваны кинога төшкән вакытта бик күрәсем килгән иде. Ничектер форсат табылмады, оста артистларның берсе бит ул Зөлфия ханым", - ди «Исәнме сез?» фильмдагы баш герой прототибы Тәлгать Сөләйманов.

Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева - күпкырлы шәхес. Агымдагы елда «Исәнме сез?» фильмы аның профессиональ өлгергәнлеген һәм Россия картиналарыннан һич кенә дә ким булмавын раслады. Ул әлеге картинада  төп рольләрнең берсен башкарды. Россия кинематографистлар берлегенең Татарстан бүлегендә бердәнбер хатын-кыз актриса  ул Зөлфия.

- "Исәнме сез?" фильмын беренче тапкыр тамашачыга тәкъдим иткәннән соң, тамашачы реакциясен күреп өнсез калдым. Алар алкышлаудан туктамыйлар, без исә кат-кат борылып карыйбыз. Өнме бу, төшме, дигәндәй...  Булды бит, барып  чыкты бит бу, дип, сабыйларча сөендем. Хәер, төркемебез белән шундый хисләр кичердек без. Кинода эш тәртибе болайрак. Оператор бер кадрны төшерә дә, режиссер «есть» дип кычкыра. Бу – режиссер кадрда геройларның мөнәсәбәтен, үзенә кирәкле хис, хәрәкәтләрне күрде дигән сүз. Димәк, кабат дубль булмый. Тамашачы аягүрә басып алкышлый башлагач, мин дә күңелемнән: «Булды бу!» дидем, - ди Зөлфия Вәлиева “Ватаным Татарстан” газетасы журналистларына биргән әңгәмәсендә.

Бу - чынбарлык. Без - Зәй районы массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары да Зөлфия Вәлиеваның әлеге сүзләре белән килешәбез. “Космос” яшьләр кинотеатрында “Исәнме сез?” фильмын караганнан соң зәйлеләр дә шулай басып озак алкышлады бу  фильмны. Зәйлеләр тамашага  баш геройлар белән аралашу мөмкинлеге булыр дигән ният белән дә килгән иде. Алар якташыбыз, драматург  Мансур Гыйләҗев, режиссер Илдар Җәгъфәров белән якыннан аралашты, сорауларына җавап алды.

- Зөлфия Вәлиеваны кинога төшкән вакытта бик күрәсем килгән иде. Ничектер форсат табылмады, оста артистларның берсе бит ул Зөлфия ханым, - ди «Исәнме сез?» фильмдагы баш герой прототибы Тәлгать Сөләйманов та.

Кем белә, бәлки,  алга таба мондый очрашуларда Зөлфия ханым Вәлиева белән дә якыннан аралашу мөмкинлеге булыр...

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: