Зәй офыклары

Июль башында Татарстаннан "Алга" батальоны полигонга чыгачак

Июль башында Татарстаннан полигонга "Алга" батальоны чыгачак.

Бу хакта Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктының тест һәм хәрби-һөнәри юнәлеш бирү буенча офицеры Рөстәм Сафиуллинга сылтама белән "Татар-информ" МА хәбәр итте.

Батальон уку полигонына якынча 8 июльдә җибәреләчәк. Хәзерге вакытта 500дән артык кеше җыелган инде. Полигонда ай дәвамында хәрби хезмәткә алынучылар хәрби уку узачак, ату эшендә үзләренең күнекмәләрен искә төшерәчәк, шулай ук яңа техника өйрәнәчәк.

Батальонга керер алдыннан, барлык иреклеләр җентекле тикшерү, тест һәм контракт хезмәтенә сайлап алу пунктында әңгәмә уза.

- Башта иреклеләр безнең хәрби комиссариатка киләләр, монда прописка урыны буенча медицина тикшерүләрен узу өчен юллама алалар. Шуннан соң хәрби хезмәткәр медицина комиссиясен хәрби комиссариатта узарга китә, ә аннары аны сайлап алу пунктында тәмамлый. Шуннан ирекле кеше безгә хәрби комиссариатка килә, булачак контрактчы әңгәмә уза, – дип аңлатты офицер Сафиуллин.

Сайлап алу процессы авыр булуга карамастан, ирекле ярдәмчеләр саны көннән-көн арта бара.

"Ирекле кеше белән контракт гадәттә 4 айга төзелә, аннары сугышчы өенә кайта. Теләге буенча ул контракт буенча хезмәт итүне дәвам итә ала", - дип өстәде Сафиуллин.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: