Угрылар “кайнар эз”дән тоткарланган.
3 декабрьдә Зәй районында яшәүче 24 яшьлек ир-егеттән бүлеккә Кадер авылында автомобиленнән диск белән тәгәрмәчләрен урлаулары турында гариза керә. Җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан, әлеге җинаятьне кылуда гаепләнеп, Бөгелмә шәһәрендә яшәүче ир-ат тоткарланган.
Фото "Зәй-информ" архивыннан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз