Зәй офыклары

Кадерле ватандашлар!

Сезне данлыклы бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм. Ватанга мәхәббәт, аның мәнфәгатьләрен кайгыртырга әзер булу - күп гасырлар дәвамында россиялеләрнең мактаулы бурычы. Халкыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге илебез язмышына туры килгән иң авыр сынауларны да җиңәргә ярдәм иткән һәм итә. Без бүген илебез тарихының төрле чорларында җиребезне нык...

Сезне данлыклы бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм.

Ватанга мәхәббәт, аның мәнфәгатьләрен кайгыртырга әзер булу - күп гасырлар дәвамында россиялеләрнең мактаулы бурычы. Халкыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге илебез язмышына туры килгән иң авыр сынауларны да җиңәргә ярдәм иткән һәм итә. Без бүген илебез тарихының төрле чорларында җиребезне нык саклаган миллионлаган ватандашыбызның хәрби хезмәте һәм батырлыклары белән горурланабыз. Хәрби дан, Ватан намусы үрнәге булган Бөек Ватан сугышы ветераннары, үз бурычларын кайнар нокталарда үтәгән хәрбиләр, локаль сугышлар һәм хәрби конфликтларда катнашучыларга сокланып һәм зур хөрмәт белән карыйбыз.

Бу данлы бәйрәмне язмыш тарафыннан үз өен, гаиләсен, үз Ватанын сакларга туры килгән барлык ир-егетләр билгеләп үтә. Бүген Россиянең данлы үткәне, лаеклы киләчәге бар. Безнең якыннарыбызның бәхетле яшәве - ир-егетләр кулында.

Ватан сакчыларына гаилә бәхете, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, какшамас иминлек, баш очында күкләрнең һәрчак аяз булуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: