Зәй офыклары

"Казан" аэропорты Алматага авиарейслар ачты

"Казан" халыкара аэропортында Казан-Алмата һәм Алмата-Казан маршрутлары буенча беренче авиарейслар ачылды.

Бу юнәлештә 100 урынлык заманча SSJ100 самолетлары оча, дип аэропорт матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" МА хәбәр итә.

Алмата шәһәре - Казахстан Республикасының эшлекле һәм башка төрле туризм өчен иң зур, үсеш алган һәм кызыклы шәһәре. Ә Казан - Россиянең тотрыклы үсешле шәһәрләренең берсе. Шуңа күрә яңа юнәлеш  буенча Татарстанга да, Алматага да ихтыяҗ зур булачак", - диелә хәбәрдә.

Беренче рейста Казаннан 97 кеше пассажир булган. Беренче рейста Алматадан 95 кеше очкан. Шәһәрләр арасында икенче рейслар якшәмбе көнне, 3 июльдә булачак, аларның йөкләнеше дә 100 процентка якын булачак.

Агымдагы җәйге расписание буенча рейсларны атнага бер тапкыр – шимбә көннәрендә башкару планлаштырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: