Зәй офыклары

Казан дары заводы "Хезмәт батырлыгы предприятиесе" исемен алуны билгеләп үтте

Бүген Казан дары заводының "Заречье" хәрби һәм хезмәт даны музеенда Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә һәм заводка "Хезмәт батырлыгы предприятиесе" исемен бирүгә багышланган бәйрәм концерты узды.

- Без заводка "Хезмәт батырлыгы предприятиесе" дигән мактаулы исем бирелүе белән горурланабыз. Безнең завод, һичшиксез, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә бәһасез өлеш керткән. Бу 1942 елда бөтен ил өчен дары чыгарасы калган бердәнбер предприятие", - дип белдерде Казан дары заводы генераль директоры Александр Лившиц.

Бәйрәм концерты завод ветераннарын, предприятие иҗат эшлеклеләрен, шулай ук эш династияләре вәкилләрен җыйды. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә КПЗ 100 дән артык хезмәт династиясе белән мактана ала, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: