Зәй офыклары

Казан-Екатеринбург юлы төзелеше бара

Федераль әһәмияттәге юл участогы берьюлы өч районга – Түбән Кама, Тукай һәм Зәй районнарына кагыла. Татарстан территориясендә илкүләм проект гамәлгә ашырыла.

Республикада быел Казан - Екатеринбург тизйөрешле транспорт маршрутының беренче учас-тогы көзен файдалануга тапшырылачак.
Казан-Екатеринбург тизйөрешле маршрутын гамәлгә ашыру Россия Президенты Владимир Путин боерыгы буенча алып барыла. Ул М-12 трассасының дәвамы булачак, Мәскәүдән алып Екатеринбургка кадәр маршрутның гомуми озынлыгы 1600 километр тәшкил итә, шуның 305 километры Татарстан территориясе буенча узачак.
Әлеге юлны төзү өч этапта узачак. Урау юл берьюлы өч районга – Түбән Кама, Тукай һәм Зәй районнарына кагыла. Хәзер М-7 трассасының Түбән Каманы урап узу участогын төзү актив фазага керде. Федераль әһәмияттәге юл участогы шәһәрне транзит транспортыннан бушатачак.
Урап узу юлы төзүнең икенче этабында асфальт-бетон заводын монтажлауга керештеләр. Заманча асфальт-бетон заводы Түбән Кама районының Шәңгәлче авылы янындагы төзелеш шәһәрчеге базасында төзелә. Завод яңа ГОСТ таләпләре буенча сәгатенә 240 тоннага кадәр асфальт-бетон җитештерәчәк. Заводны монтажлау эшләрен агымдагы елның июнь башында тәмамлау планлаштырыла.
Шәңгәлче авылы янындагы асфальт-бетон заводы Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлын төзүдә беренче һәм икенче этапта асфальт-бетон катнашмасы белән тулысынча тәэмин итәчәк. Өченче этап өчен Хуҗәмәт (Кузембетьево) авылы янында тагын бер завод монтажлана.
Яңа юл Түбән Кама, Тукай һәм Зәй шәһәрләренең экологиясендә уңай чагылыш табачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: