Зәй офыклары

Казанда DeafSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында 220 дән артык кеше катнашачак

Бүген Казанда Универсиада авылының концерт залында начар ишетүче кешеләр өчен DeafSkills һөнәри осталык буенча беренче милли чемпионат ачыла.

Анда 220дән артык кеше катнашачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

- Катнашучыларның яше - 18 яшьтән 35 яшькә кадәр. Чемпионатны оештыручыларга Казан һөнәри осталык буенча Милли чемпионатны уздыру мәйданчыгы итеп сайланганы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу идеяне ТР Президенты актив хуплады. Республикада бүгенге көндә ишетүдә тайпылышлары булган 6 мең кеше яши. Социаль һәм Һөнәри тернәкләндерү, инвалидлык һәм начар ишетүче кешеләрне профориентацияләү буенча комплекслы, системалы эш оештырылган, - диде министр.

DeafSkills чемпионатын оештыручылар - "Уңыш" Начар ишетүчеләрнең яшьләр оешмасы"  төбәкара иҗтимагый оешмасы, БМО демократия фонды, Бөтенроссия чукраклар җәмгыяте, ТР Хөкүмәте, ТР һөнәри компетенцияләрен үстерү үзәге.

26 компетенция буенча ярышларда Россиянең 57 шәһәреннән 220 дән артык кеше катнашачак. Аларның чыгышларына 130 эксперт бәя бирәчәк. Начар ишетүче кешеләр өчен DeafSkills һөнәри осталык буенча беренче милли чемпионат Татарстан башкаласында 11 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: