Зәй офыклары

Казанда Махсус Олимпиада волонтерлары өчен рекрутинг үзәге ачылачак

Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университеты базасында рекрутинг үзәге ачылачак.

Иртәгә - 22 июльдә Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университеты базасында рекрутинг үзәге ачылачак. Ул  Махсус Олимпиада волонтерлары өчен эшләячәк. Бу зур чара ТР башкаласында киләсе елның гыйнвар аенда узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына «ТР иреклеләр үзәге» АКБО башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин сөйләде.

"Рекрутинг үзәге Махсус Олимпиада уеннарына волонтерлар җыю өчен ачыла. Анда заявка биргән кешеләр өчен көндезге һәм онлайн-әңгәмәләр үткәреләчәк", - дип билгеләп үтте әңгәмәдәш.

Ул искәрткәнчә, уеннар өчен 2,2 мең волонтер җыелачак, бүгенге көнгә  6,5 мең гариза килгән. Татарстаннан гына түгел, бөтен ил һәм дөньядан да кандидатлар бар. Сынау сөйләшүләрен уңышлы узучылар өчен укулар октябрь аенда башланачак.

Исегезгә төшерәбез, Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары Казанда 2022 елның гыйнварында узачак. Бауман урамында махсус стела куелды, анда ярышлар башланырга вакыт санала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: