Зәй офыклары

Казанга халыкара төзелеш чемпионатына 26 ил вәкиле киләчәк

Үзебезнең технологияләрне булдыру һәм импорттан бәйсезлек мәсьәләсе Казанда сәнәгать төзелеше буенча II халыкара чемпионатта төп темаларның берсе булачак.

Бу хакта ТАССта узган матбугат конференциясендә РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Александр Ломакин хәбәр итте, дип яза "Татар-информ" МА.

Чемпионатка 26 ил вәкилләре килер дип көтелә: болар - БРИКС, Евразия Икътисад Союзы (ЕАЭС) илләре, шулай ук Төркия, Мисыр, Бангладеш, Венгрия, Иран, Сербия, Израиль һәм башкалар.

"Без хәзер аларны катнашу мәсьәләсен хәл итәбез, сөйләшүләр алып барабыз", — дип аңлатты Ломакин.

Чемпионатның эшлекле программасының төп векторлары Россиядә дә, чит илләрдә дә заманча геосәяси шартларда сәнәгать төзелешен үстерү бурычларын чишүгә багышланачак.

"Тулы бер эш блогы технологик суверенитет үсешенә багышланачак, бу хәзер бик мөһим. Яңа технологияләр, нәкъ менә үзебезнең, импортка бәйле, төзелештә заманча инструментлар турында фикер алышачакбыз", — дип планнары белән уртаклашты министр урынбасары.

Сәнәгать төзелеше буенча II халыкара чемпионат "Казан Экспо" күргәзмә үзәгендә узачак. Анда сәнәгать төзелеше өлкәсендә Россиянең 250 эре компаниясе катнашыр дип көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: