Зәй офыклары

Көчле рухлы ул Рамил

Физик мөмкинлекләре чиклеләр – нык һәм көчле рухлы кешеләр, үз үрнәкләрендә ихтыяр көчен һәм тормышны яратуларын, теләсә нинди авыру-авырлыклардан көчлерәк булуларын исбатлыйлар. Шәһәрдәшебез Рамил Бакиев –шундый көчле рухлылардан.

Авырлыклар алдында югалып калмыйча, күңел төшенкелегенә бирелмичә, язмышына зарланмыйча көн итә ул. Аның белән аралашканннан соң, зур борчу-хәсрәт кебек тоелган вак-төяк мәшәкатьләр артка чигенә.
Тумышы белән ул Иске Зәйдән. Кечкенә чакта әти-әнисе Зәйгә күченеп килә. Мәктәп тәмамлый, һөнәр ала, гаилә кора. Моннан 15 ел элек ул эш урынында 14 метр биеклектән егылып, җитди травмалар алып, III төркем инвалид булып кала. Моны әйтергә генә ансат, тормыш иптәше Гатифә белән күпме борчулы көннәр, йокысыз төннәр уздырырга туры килә аңа.
-Умыртка, бот сөякләре сынды, башым белән травма алдым. Чәрдәкләнгән сөякләрдән аягымны көчкә җыйдылар. Бер ел урын өстендә яттым. Тормыш иптәшем бер көн дә янымнан китмәде, мине сабый бала караган кебек карады, табиблар ярдәме белән аякка бастырды, -ди Рамил.
Яңадан йөри башлаган мизгелен сөйләгәндә йөзе балкып китә аның. Һәр адым аңа авырлык белән бирелә. Менә шул авыр чакта ул дингә килеп, Аллаһы Тәгаләгә сыена, аның мәрхәмәтенә өмет итә. Тормыш иптәше дә аның бу адымын хуплый, аңа теләктәшлек белдерә. Әкренләп йөри башлагач, мәчеткә юл сала Рамил. Шулай итеп, ул гыйбадәтханәдә намаз укырга, гарәп теленә өйрәнә. Гатифәсе белән бергәләп ел саен изге җир –Болгарга сәяхәт кылалар. Кайгы ялгыз йөрми, диюләре хак, ел ярым элек тормыш иптәше йөрәк-кан тамыры авыруыннан вафат булган.
- Гатифә үлеме минем өчен көтелмәгән кайгы-хәсрәт булды. Иң беренче булып имам-мөхтәсиб, “Нур” мәчете имамы Фатыйх хәзрәт Нуруллин, аның ярдәмчеләре Илдар һәм Фәнил хәзрәт Әхмәтҗановлар һәм башка мәчет әһелләре килеп, кайгымны уртаклашты, соңгы юлга озатырга һәртөрле булышлык иттеләр. Гатифә сукырлар җәмгыятендә исәптә тора иде, кайгылы көннәремдә җәмгыять рәисе Мария Костюченко белән сәркатиб Любовь Герасимова да килеп, иңнәрен куйдылар. Кемнең кем икәне авыр вакытта күренә икән, аларга бик зур рәхмәтлемен, -ди Рамил.
Гатифә өйдә чәч тараклары ясау белән мәшгуль булган, хәзер исә аның эшен Рамил дәвам итә. Ә күп вакыты мәчеттә уза аның.
-Рамил абый – актив, ышанычлы мәчет әһелләреннән, еш гыйбадәтханәдә кизү тора. Мәчеткә сәдака китерүчеләргә дога кылып тора ул. Проблемалары булган мөселманнарның гозер-үтенечләрен безгә җиткерә, бик ихлас арадашчыбыз ул безнең. Килгән кайгы-борчуларын җиңә алды, мондый авыр чакта эчүчелек, тайгак юлга кереп китүчеләр дә юк түгел бит, - ди Фатыйх хәзрәт Нуруллин.
Рамил - “Зәй офыклары” газетасының тугры укучысы да. Аның бер җөмләсен калдырмый укый. Район басмасын ул редакциянең үзеннән килеп ала. Редакция хезмәткәрләре белән аралаша, газетада булган язмалар буенча фикер-тәкъдимнәрен җиткерә.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: