Зәй офыклары

Татарстанда халык ял итсә дә, җанисәп дәвам итәчәк

Бөтенроссия халык санын алу гадәти режимда узачак, исәпкә алучылар өйләр буенча йөреп чыгачак, шул ук вакытта саклану чаралары көчәйтеләчәк.

Исәпкә алучылар кирәкле шәхси саклану чаралары, битлекләр һәм перчаткалар белән тәэмин ителгән.
- 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган булган көннәрдә күпфункцияле үзәкләрдә һәм башка җирләрдә урнашкан стационар исәпкә алу участоклары гадәти режимда эшләячәк. Аларга өйдә яки "РФ Дәүләт хезмәтләре" порталында язылу мөмкинлеге булмаган кешеләр бара ала. Шул ук вакытта КФҮ интернетка керү мөмкинлеге булган  компьютерлар белән җиһазландырылган, - диде Наталья Гатауллина.
Бөтенроссия халык санын алуны узу өчен стационар исәпкә алу участокларының актуаль эш графигы һәм адреслары Татарстанстат сайтында урнаштырылган https://tatstat.gks.ru/vpn2020


Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр бара. Өйләргә чыкканда исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланалар. Шулай ук стационар участокларда, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да исәпкә алуда катнашырга мөмкин. 8 ноябрьгә кадәр дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль рәвештә тутыру мөмкинлеге бар.

Татарстанстат кайнар линия телефоны (843) 221-78-78.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: