Зәй офыклары

Әхмәт авылыннан Раиф Шәймәрдановның кулларыннан гөлләр тама

Кадер җирлегендә узган “Әдәбият һәм туган җир” китап бәйрәме - урам фестивалендә декоратив-гамәли эшләнмәләргә зур урын бирелгән иде. Әлеге җирлеккә караган авылларда кул эшләре осталары шактый.

Әхмәт авылыннан Раиф Шәймәрдановның картиналары исә күпләрдә кызыксыну уятты. Аның графика, акварель, майлы буяулардан ясалган картиналары – пейзаж, натюрморт, портретлары күз явын алырлык. Раиф Шәймәрдановны ватанпәрвәр дими - ни дисең! Туган ягы, туган авылын яратуы аның картиналарында ачык чагыла. Әнә куе яшел нарат урманы, борынгыча эшләнгән авыл капкасы һәм агач күпердән башланган сала тормышы, бормалы-сырмалы юллы авыл күренешләре... Портретларында башлыча гүзәл затлар, ханымнар, кызлар. Алар карап туйгысыз, менә-менә телгә килерләр сыман. Табигый материаллардан ясалган картиналары исә үзгә, кабатланмас. Алар башлыча көзге кипкән яфраклардан ясалган.


-Мин кечкенәдән үк табигать матурлыгын күрәм, тоям һәм аларны картиналарымда чагылдырырга тырышам, -ди Раиф Шәймәрданов.
Агач әйберләре, эшләнмәләре дә шактый аның: аларда Тукай темасы ярылып ята.
-Абыема Аллаһы Тәгалә музыкаль сәләт тә биргән. Җырлый, өздереп гармунда, үзе ясаган курай һәм кубызда уйный. Гаилә ансамбле белән еш чыгыш ясыйбыз, - ди сеңлесе Гөлфия Сөләйманова, абыйсы турында җылы итеп сөйләп.


Раиф Хәсәнович - һөнәре буенча рәссам, күп еллар мәктәптә укучыларда рәсем сәнгатенә мәхәббәт тәрбияли. Мәктәптә эшләгәндә укучылар белән курайчылар ансамбле оештырып, Кадер генә түгел, районкүләм чараларда еш чыгыш ясыйлар. Бер елны исә ул республика конкурсында лауреат исеменә лаек була. Кыскасы, егет кешегә 70 төрле һөнәргә ия булу кирәклеген үз мисалында раслый.
Хәзер остаз лаеклы ялда, әтисе Хәсән хәзрәт эшен дәвам итә: Әхмәт авылы мәчете имамы. Гомумән, әлеге нәсел иманлы, муллалар нәселеннән. Раиф хәзрәт, мөселманнар өчен изге урынга барып, Хаҗ гамәлен кылып кайтты. Әхмәт мәчете үткәне тирәндә, әлеге гыйбадәтханә торышын саклауда Хәсән һәм Раиф хәзрәтләрнең өлеше зур. Аның тирәсе тәртиптә, мәчет тәрәзәләре, диваларында обойлар, идән-сайгаклары алыштырылган.
-Раиф абыйның имам булып килүенә шатбыз, әтисе, бабалары рухы шат ятсын. Белем күтәрергә дә вакыт таба, телебез, милләтебез өчен дә янып йөри, озак еллар бергә эшләргә язсын, -ди имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллин.
Авыл имамының эше күп: зиратларны карап тотып, анда тәртип булдыра, кешеләрне соңгы юлга озата, әхмәтлеләргә Коръән сүзләре җиткерә, яшь буынны дини рухта тәрбияли. Кыскасы, армый дин-исламга, халыкка хезмәт итә.
Авыл халкы арасында кул эшләре остасы, имам буларак та хөрмәтле кешеләренең берсе ул - Раиф Хәсәнович.

Фотолар шәхси архивтан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: