Зәй офыклары

Кичә кич белән Мамадыш районында юл һәлакәте булган

Кичә 21.45 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләргә Мамадыш районында юл транспорт һәлакәте турында хәбәр килгән.

Якынча мәгълүматларга караганда, М7 трассасының 946нчы чакрымында КАМАЗ йөк фурасы белән җиңел автомобиль бәрелешкән. Ике транспорт чарасы да Алабуга юнәлешендә хәрәкәт иткән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина яна башлый. Янган автомобиль салоныннан аның 1999 елда туган шоферы чыгып өлгерә, ә 2004 елда туган 17 яшьлек пассажир кыз чыгып өлгерә алмый һәм шунда үлә. Яшьләр Казаннан Алабугага кайта торган була.

Вакыйга урынына Мамадыш районы прокуроры Феликс Хафизов чыккан.

Процессуаль тикшерү үткәрелә. Авариянең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Мәгълүмат РТ Прокуратурасыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: