Зәй офыклары

Кичә республикада коронавирустан тугыз кеше үлгән

Бу турыда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын 9 үлем очрагы расланган. Бу юлы 1935, 1945, 1954, 1952, 1935 елгы биш хатын-кыз һәм 1933, 1941, 1957, 1953 елгы дүрт ир-ат вирус корбаны булган.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

-Туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашабыз, - диелә министрлык хәбәрендә.

18 октябрьгә республикада 866 үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: