Бу юлы дүрт хатын-кыз һәм биш ир-ат вирус корбаны булган.
Республикада коронавирус инфекциясеннән тагын тугыз үлем очрагын расладылар.
Кичә – 6 декабрьдә тугыз кеше коронавирустан үлгән. Әлеге мәгълүмат ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән килде.
1946, 1952, 1954, 1947 елгы хатын-кызлар һәм 1967, 1945, 1946, 1939, 1954 елгы ир-атлар коронавирус корбаны булган. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
6 декабрьгә Татарстанда коронавирустан 1307 үлем очрагы теркәлде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз