Зәй офыклары

Киләсе атнада Зәйдә узачак чаралар

Нәрсә? Кайда? Кайчан?

28 сентябрь
“Коррупция – балалар күзлегеннән” рәсем конкурсы – 13.30, Мирный бистәсе мәдәният йорты
29 сентябрь
Рәссам Виктор Хрулевның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, Туган як елына багышланган эшләре күргәзмәсе - 9.00-17.00, “Энергетик” Мәдәният сарае (күргәзмә 2 октябрьгә кадәр эшли)
“Алтын көз-2021” кроссы буенча Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбе ачык беренчелеге - 15.00, Яңа шәһәр урман буе
30 сентябрь
Өлкәннәр көненә багышланган “Көзге яфраклар моңы” концерт программасы – 14.00, Мирный бистәсе мәдәният йорты
“Алтын көз-2021” кроссы буенча Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбе ачык беренчелеге - 15.00, “Энергия” стадионы
1 октябрь
Өлкәннәр көне уңаеннан “Картаямыни соң йөрәк?!” концерт программасы – 15.00, “Энергетик” Мәдәният сарае
“Зирәклек чоры” кечкенә концерт – 11.00, Мирный бистәсе мәдәният йорты
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Өченче яшь» спартакиадасы (сәламәтләндерү гимнастикасы, катнаш эстафета, дартс, пневматик винтовкадан ату) – 9.00, спорт-сәламәтләндерү комплексы
2 октябрь
«ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы җәйге фестиваленең II зона этабы – 9.00, спорт-сәламәтләндерү комплексы, “Энергия” стадионы
2-3 октябрь
Волонтерлар берләшмәсе игелекле эшләр мәктәбе – 11.00-17.00, “Дуслык” яшьләр үзәге
3 октябрь
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Өченче яшь» спартакиадасы кысаларында мини-футбол уены – “Энергия” стадионы
«Өченче яшь» спартакиадасы кысаларында «ГТО» нормативларын үтәү, йөзү ярышлары - 10.00, спорт-сәламәтләндерү комплексы

Шулай ук авыл мәдәният йортларында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, Туган як елы, Өлкәннәр һәм Тәрбиячеләр көне уңаеннан, “Әйлән-бәйлән” фольклор фестивале кысаларында күптөрле чаралар узачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: