Зәй офыклары

Китапханә – мәктәп көзгесе, укучылар яратып йөри торган урын ул

25 октябрьдә Халыкара мәктәп китапханәләре көне билгеләп үтелә.

Бу ай башы исә Халыкара укытучылар көне белән башлана. Әлеге ике датаның бер  айда туры килүе - яхшы фал. Белем белән китап аерылгысыз: мәктәп китапханәчеләре укытучылар белән иңгә-иң торып эшли. Китапханәчеләр укучыларны дәреслекләр, матур әдәбият белән тәэмин итеп, балалар күңелендә китапка мәхәббәт уятсалар, укытучылар исә китап-басмалар белән малай-кызларга аң-белем бирәләр.

Халыкара мәктәп китапханәләре көне уңаеннан без шәһәребезнең 4нче мәктәп китапханәсе эшчәнлеге белән якыннан танышып кайттык. Китапханәче Рузалия Мәрданова биредә алты еллап хезмәт куя, тумышы белән ул Үзбәкстан якларыннан. Аңа кадәр биредә Алсу  Талипова эшләде.

Без китапханәдә булганда, биредә җанлылык хөкем сөрә, укучылар үзләренә кирәкле китап сайлыйлар иде. Китапханә үз киштәләренә тезеп куелган меңләгән китабы белән түгел, ә шулардан файдаланучы укучылары, аларның күплеге һәм активлыгы белән матур.Тәнәфескә кыңгырау чыңлауга, укучылар шул рәвешле китапханәгә агыла.

-Мин китап укырга бик яратам, аеруча рәсемлеләрне укырга тырышам, -ди II “Б” сыйныфы укучысы Ирек Исламов.

Укучылар гына түгел, укытучылар да бар иде китапханәдә. Гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган Венера Мөхәммәтшинаның укый белә башлаганнан бирле кулыннан китап төшми. Балачактан ук ул серле һәм мавыктыргыч китап дөньясына мөкиббән ул. Татар теле һәм әдәбияты укытучысын башкача күз алдына китерерлек түгел шул.

- Интернет  челтәре, заманча технологияләр  алга киткән чор булуына карамастан,  бүгенге көн баласына китап кирәк. Басмаларны балалар яратып, кызыксынып  укыйлар, без китапханәчебез Рузалия Мәрданова белән бергәләп, китап-басмаларга мәхәббәт уяту максатыннан төрле чаралар оештырабыз, китап күргәзмәләре ясыйбыз, –ди Венера Мөхәммәтшина.

Шулай итеп, мәктәп китапханәчеләре - укытучыларның уң куллары.

      

Китапханәче Рузалия Мәрданова әйтүенчә, китапханә фондында 35 меңнән артык  китап исәпләнә, шуларның 1800дән артыгы - дәреслек. Мәктәп китапханәсенең гомуми укучылар саны - 700дән артык.

-Китапханәгә аеруча башлангыч сыйныф укучылары яратып йөри. Югары сыйныфлар исә бердәм дәүләт имтиханнары якынлашкан чорда аеруча активлаша, -ди Рузалия Мәрданова.

Без китапханәдә булганда  IX сыйныф укучылары да бар иде.

-Бердәм дәүләт имтиханнарына шактый вакыт бар әле, шулай да мин аңа әзерлек эшләрен хәзердән үк алып барам, –ди  IX ”А” классы укучысы Алинә Садретдинова.

Кемнәрдер белем тармаклары буенча китап алса, беришләре әдәби-нәфис басмаларны үз итә. Кечкенә сыйныфлар исә рәсемле китапларга мөкиббән.

 

Рузалия Мәрданова әйтүенчә, фонд белем тармаклары һәм әдәби-нәфис китаплар белән бик сирәк тулылана икән. Укучылар арасында  гаилә китапханәләреннән басмалар алып килүчеләр дә бар. Басмаларга икенче гомер өстәү акцияләрендә укучылар бик теләп катнаша.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: