Зәй офыклары

«Комбайн» операциясе

20 июльдән 20 августка кадәр Татарстан Республикасында Дәүләт техник күзәтү (Гостехнадзор) идарәсе тарафыннан «Комбайн» операциясе үткәрелә.

Операция барышында комбайннарны эксплуатацияләүгә, документациясе тәртиптә  булуга, янгын сүндерү чаралары белән комплектлаштырылуына, техник  күзәтү узган булуга, башка хокук бозуларны ачыклауга аерым игътибар биреләчәк. Кайбер транспорт  хуҗалары  үз техникаларын теркәми һәм еллык техник карау уздырмый, бу еш кына юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгуга сәбәп булып тора. Теркәү кагыйдәләре нигезендә,  сатып алынган транспорт чарасын 10 тәүлек эчендә теркәргә кирәк. Транспорт чарасына  техник карау үз  вакытында үткәрелергә тиеш, авыл хуҗалыгы техникасын иярләүченең  тракторчы-машинист таныклыгына ия булуы мәҗбүри. 
- Үзйөрешле техниканы теркәү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган затлар административ җаваплылыкка тартыла. Теркәү кагыйдәләрен бозган өчен админстратив хокук бозулар кодексының 19.22 маддәсе  1нче бүлеге буенча җаваплылык гражданнарга 1500дән 2000 сум;  вазифаи затларга  2000нән 3500 сум;  юридик затларга 5000нән 10000 сумга кадәр штраф белән яный, - ди Дәүләт техник күзәтү идарәсенең Зәй шәһәре һәм районы буенча  бүлек башлыгы Валентин Гончаров.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: