Зәй офыклары

Концлагерьда булган ике ханым Президент бүләкләрен алды

Сугышта катнашкан мөхтәрәм затларыбыз белән беррәттән, бу елларның авыр михнәтен үз җилкәсендә бала килеш концлагерьда татыган бертуган Галина Попова һәм Валентина Иванова да бар. Бүген алар да республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы бүләкләрен кабул иттеләр. Бертуганнарны өйләренә барып, район социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина һәм ветераннар советы...

Сугышта катнашкан мөхтәрәм затларыбыз белән беррәттән, бу елларның авыр михнәтен үз җилкәсендә бала килеш концлагерьда татыган бертуган Галина Попова һәм Валентина Иванова да бар. Бүген алар да республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы бүләкләрен кабул иттеләр. Бертуганнарны өйләренә барып, район социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина һәм ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин тәбрикләде.

Агымдагы елда күркәм юбилей даталарын билгеләп үтүче мөхтәрәм затлар кунакларны чын күңелдән сөенеп каршы алдылар. Галина Григорьевна 11 мартта 85 яшен тутырса, Валентина Григорьевна 80 яшен 3 июльдә каршыларга җыена. Авыр еллар бала килеш саулыкларын алса да, алар булганына шөкер итеп, яшәү тәмен белеп яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: