Зәй офыклары

Коронавируска каршы вакциналаштыру дәвам итә

Зәй районында бүгенге көндә 11492 кеше коронавируска каршы вакцинация үткән, бу районда имунизация тулысынча булсын өчен тиешле күләмнең 44,6 процентын тәшкил итә.

Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин мәгълүмате буенча, хезмәт коллективларын караганда ГРЭСта – 89, “Техно” заводында – 86, электр челтәре предприятиесендә – 84, “Зәй шикәре” заводында – 77 процент эшләүчеләр прививка ясаткан. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр арасында ул 56,6 процентны тәшкил итә.

Үзәк дәваханәдән хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә йогышлы авырулар бүлегендә үпкә ялкынсынуы диагнозы белән 29 кеше ята, шуларның икесе реанимациядә. Бер йөкле ханым республика клиникасына җибәрелгән.

Роспотребнадзорның Зәй бүлеге билгеләүенчә, узган ялларда Зәйдә COVID-19 диагнозы куелган тагын ике кеше ачыкланган, алар 1960 һәм 1962 елгы кешеләр. Районда мондый диагноз алучылар ел башыннан  51 кеше. 

- Күпчелек авыручылар хатын-кызлар, дип ассызыклый Роспотребнадзорның Зәй бүлеге җитәкчесе Ринат Насыйбуллин.

Коронавируска каршы прививка ясау дәвам итә, бүгенге көндә район үзәк дәваханәсендә 1030 доза вакцина бар.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: