Зәй офыклары

Короновируска каршы вакцинация үтү - Зәйдә көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов махсус оештырылган штаб утырышында, район активы белән үткәрелүче җыелышларда бу темага җитди карарга чакыра.

- Район халкының саулыгы, һәр йортта иминлек булуга мин шәхсән җаваплылык тоям. COVID -19 безне бер-беребезгә тагын да игътибарлырак булу кирәклеген искәртә. Ә бу мәкерле йогышлы авырудан котылуның бердәнбер юлы, бөтендөнья медицина хезмәткәрләре  белдерүенчә вакцинация үтү. Шуңа да прививканы тиз арада  ясату мөһим, үзләрәре прививка ясаганнарның башкаларга аңлату эшләре алып баруы да бик кирәк бүгенге көндә, - дип аерым басым ясап әйтә ул.

Билгеле мәгълүматлар буенча, районда дүшәмбегә 10 850 кеше вакцинация узган, бу 41.1 процентны тәшкил итә. ГРЭС, “Техно” оешмаларында инде бу вазгыятьне аңлап прививка ясатучылар саны 80 проценттан арткан, шулай ук медицина, мәгариф, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр дә вакцинация узуга җитди карый. Тик менә сәүдә тармагында хезмәт куючыларның сәламәтлекләренә “бармак аша” караулары борчуга сала, дип ассызыклый район башлыгы.

Прививка ясатканнарның башкаларга аңлату эшләре алып баруына килгәндә “Мирный”, “Бугульдинка” территориаль иҗтимагый үзәкләренең эшчәнлеген үрнәк итеп куярлык. Мәсәлән, Гөлбану Галяминская “Мирный” бистәсе үзәге җитәкчесе, биредә 454 хуҗалык исәпләнә.

- Безнең Мирный бистәсендә төп яшәүче халык белән беррәттән йортларны дача итеп тотучылар да бар, шуңа күрә, йорттан-йортка йөреп аңлату эшләре алып баруны ял көннәрендә күбрәк оештырабыз. Махсус листовкалар әзерләдек, анда Мирный бистәсе табиб амбулаториясендә  прививка ясау вакытлары күрсәтелгән (дүшәмбедән җомгага кадәр иртәнге сәгать 8 дән көндезге 3кә кадәр, төшке ял 12 дән 1гә кадәр), короновируска каршы вакцинация узуның мөһимлеге искәртелгән, - ди Гөлбану Галяминская.

Ә “Бугульдинка” территориаль иҗтимагый үзәге җитәкчесе Мария Гарәпшина Беренче Бөгелде авылында аңлату эшләре алып бара. Әле алай гына түгел, ул эшне Мирный, Икмәк кабул итү бистәсе, Заводская территориаль иҗтимагый үзәкләре белән берлектә, үзара киңәшләшеп алып бара.

- Без үзәк җитәкчеләре бер-беребезгә ярдәмләшеп эшлибез, бергәләп листовкалар әзерлибез, аларны таратабыз. Шәхсән үзем декрет ялында булу сәбәпле блогерлык эшчәнлеген дә җәелдергән идем, үз аккаунтымда 2 меңгә якын язылучым бар. Вакцинациянең мөһимлеген аңлаткан язмалар белән анда еш чыгам. Үземнең прививка ясату нәтиҗәләре белән дә уртаклаштым. Кешеләр миңа сораулар белән чыга, мин аларны медицина хезмәткәрләре ярдәме белән канәгатьләндерергә тырышам. Халык прививка ясату мөһимлеген аңлый, - ди Мария Гарәпшина.

“Мирный” һәм “Бугульдинка” территориаль үзәкләрендә соңгы арада гына да 90шар кеше вакцинация узган.

Ә прививка ясату пунктына килгәндә, Мирный  бистәсе табиб амбулаториясендә ул эш көннәрендә билгеле сәгатьләрдә эшли.

- Әлеге пунктта вакцина һәрвакыт булсын өчен әле бүген генә холодильник урнаштырылды. Бүген безгә икенче кабат прививка үтәргә 44 кеше һәм шулай ук беренче прививка өчен дә килүчеләр шактый, - ди шәфкать туташы Галина Хисмәтуллина.

Табиб амбулаториясе тирәсендә чыннан да кешеләр җыелган иде. Араларыннан Николай Аксаков икенче кабат прививка ясату өчен килүе белән уртаклашты.

- Шәхсән үзем коронавирус белән авырмадым. Әмма танышларым, хезмәттәшләрем арасында авыручылар булды, шуңа да бу афәттән үземне сакларга теләп прививка ясаттым, - ди ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: