Зәй офыклары

Куркынычсыз сайлаулар: «Бердәм Россия» барлык партияләргә дә сайлаулар вакытында ковидка каршы чараларны тайпылышсыз үтәргә тәкъдим итте

Пандемия шартларында иң мөһиме - гражданнарның сәламәтлеген саклау.

Бу сайлау кампаниясе пандемия һәм кайбер чикләүләр белән бәйле үзенчәлекле шартларда уза, дип билгеләп үтте партиянең Генераль советы секретаре Андрей Турчак, ул Коммунарканың баш табибы Денис Проценко белән бергә Мәскәүнең 40нчы хастаханәсендә  брифинг үткәрде. Бу турыда «Бердәм Россия» сайтында хәбәр ителә.

«Имин сайлаулар өчен!» дигән килешү астында сайлау процессын оештыру буенча барлык антиковид нормаларны үтәп һәм массакүләм чараларны минимальләштереп, үткәрергә тәкъдим ителә.

«Бердәм Россия»  сайлау алды ярышында катнашучыларны, кандидатларны, агитаторларны, сайлау штаблары хезмәткәрләрен шәхси саклану чаралары белән тәэмин итәргә, РФ төбәк хакимиятләре һәм санитар хакимиятләр таләпләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.

«Һичшиксез, сайлаулар мөһим, әмма гражданнарыбызның сәламәтлеге һәм иминлеге тагын да мөһимрәк», - дип ассызыклады Андрей Турчак һәм «Бердәм Россия» килешүнең барлык нигезләмәләрен тайпылышсыз үтәячәген әйтте.

Үз чиратында Денис Проценко пандемия белән 500 көннән артык көрәшүче хастаханәнең баш табибы буларак чыгыш ясады.

«Минем һәм безнең команда өчен катлаулы авырулар, үлем - буш сүзләр түгел. Мин пандемия бетте дип әйтә алмыйм. Барыгызны да социаль дистанцияне үтәргә, битлекләрне дөрес кияргә һәм аларны даими рәвештә алыштырып торырга чакырам", - диде Денис Проценко.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген COVID-19 вакцинациясе бик мөһим, бигрәк тә кешеләр белән эшләүчеләр өчен.

Фото «Бердәм Россия» сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: