Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы бар
25-27 майда Казанда педагогик белем бирү буенча халыкара форум уза. Аның төп темасы - "XXI гасырда белем бирү, һөнәри үсеш һәм укытучының сәламәтлеген саклау".
Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды, диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Казан федераль университетында узган педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форумында (IFTE-2022). Бу турыда "Татар-информ" МА хәбәр итә.
- Форумга әзерләнгәндә без әлеге чараны оештырган коллегалар белән бүген ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы барлыкка килүе хакында сөйләштек. Минем уйлавымча, форум кысаларында ата-аналар темасына җентекләбрәк тукталырга һәм моңа зур игътибар бирергә кирәк, - диде ТР вице-премьеры.
Педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форум 25-27 майда "XXI гасырда белем бирү, һөнәри үсеш һәм укытучының сәламәтлеген саклау" дигән темага үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев