Зәй офыклары

Менделеевскида тхэквондо буенча фестиваль узды

Зәй районы данын тренер Лия Шәйгәрданова кулы астында шөгыльләнүче “Зәй” спорт мәктәбе укучылары яклады.

21-22 гыйнварда Менделеевск шәһәрендә 2011-2012, 2012-2013 елларда туганнар арасында тхэквондо буенча фестиваль узды.

Анда район данын тренер Лия Шәйгәрданова кулы астында шөгыльләнүче “Зәй” спорт мәктәбе укучылары яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча үз авырлыкларында Виктория Исакова, Дана Мөхәммәтгалиева җиңүче булды. Александр Рязанов – II, Родион Тавлинов, Азамат Гыйлаев, Рамазан Җиһаншин, Тансылу Шәфиева, Замир Хәбетдинов III урын алды.

Фотолар спорт идарәсеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: