Зәй офыклары

Мидкәт Шаһиәхмәтов: Зәйнең икътисады алга бара, зур эшләрне бергәләп башкарып чыгарга язсын

Бүген Зәйгә Россия Федерациясе Дүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлеккә булышлык итү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе урынбасары Айрат Фәррахов һәм Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эшлекле сәфәр кылды. Аларны район башлыгы Разиф Кәримов озатып йөрде. Сәфәрне алар “Прогресс” сәнәгать паркыннан башлады.

Әлеге парк 4 гектар мәйдан били, ул узган ел сафка басып, быел койма әйләндереп алынды. Аның эшәнлеге кулланылышта булган резина калдыклары, техник майларны кабат эшкәртү, тимер-бетон калдыкларын ваклаудан гыйбарәт. Чималны исә аңа күрше-тирәдәге Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән китерәчәкләр. Бүгенге көндә биредә иске тимер-бетон калдыкларын аралап, бетонны ваклау процессы бара. Парк биләмәсе бу процесстан соң вак таш өемнәре белән тулган. Әлеге вакташ кулланучылар өчен күпкә очсыз икән. Парк җитәкчелеге әйтүенчә,  биредә башка резидентларга да урнашу  һәм үз эше белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар.  Парктта әлегә 13-15 кеше эшли. Алга таба 100 кеше хезмәт куячак.

Аннан кунаклар әлеге объекттан ерак булмаган  “Заман” сәнәгать паркына күчте. Кунаклар элеватор эшчәнлеге белән якыннан танышты, кабул итү пункты, лаборатория, үлчәү хуҗалыгы,  ашлыкны кабул итү, киптерү  һәм чистарту урыны,  саклау зонасы, элеватор белән идарә итү пунктында  (объектның йөрәге) булып, үсеш перспективалары,  ашлык сакланышы һ.б.лар белән кызыксынды. Элеватор моннан дүрт ел элек сафка басты һәм шул көннән ашлык кабул итеп, аны киптереп саклый.  Аның һәр объекты яңа технологияләр белән тәэмин ителгән, югары дәрәҗәдә автоматлаштырылган. Узган  елда ул 135 мең тонна бөртекле (көзге, язгы бодай, арпа) һәм 20 мең тоннадан артык көнбагыш, кукуруз  культуралары кабул итте.  Элеватор башлыгы Рамил Хабибрахманов әйтүенчә, агымдагы елда элеваторга сакланырга куелган ашлык  100 процент тәшкил итәчәк. Көзге бодайны кабул итеп урнаштырганнар инде, хәзер исә  арпа һәм язгы бодай  кабул ителә. Биредә лаборатория иң заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән: Швециядә эшләнгән җиһазларның берсендә  минут эчендә ашлыкка анализ ясала, сыйфаты билгеләнә. Кунаклар биредә быелгы ашлык сыйфаты күрсәткечләре белән кызыксынды.

 Аннан элеваторның үлчәү хуҗалыгы,  ашлыкны кабул итү, киптерү  һәм чистарту урыны,  саклау зонасы белән танышу булды. Соңгы объект исә элеватор белән идарә итү пункты, аны икенче төрле объектның йөрәге дип тә йөртәләр. Шулай итеп, элеватор белән идарә итү системасы кабул итү  һәм килгән продукциягә анализ ясаудан   башлап кулланучыга озатканга кадәр булган   барлык җитештерү процессын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.   Элеваторда бүгенге көндә 80 кеше эшли. Эш дүрт сменада алып барыла.

Кунаклар игътибарыннан эре бизнес мәйданчыгы булган  “Зәй шикәре” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте читтә калмады. Илнең шикәр сәнәгатендә иң яхшы биш предприятие исәбенә кергән Зәй шикәр заводында агымдагы елда  мәйданчыклар модернизацияләнде, шул рәвешле биредә тәүлегенә 8,2 мең һәм аннан да күбрәк тонна чөгендер эшкәртергә  мөмкин, ә алдагы елларда ул 7, 5 мең тонна иде. Моның өчен киптерү бүлеге реконструкцияләнде һәм башка эшләр башкарылды. “Агрокөч” АҖ генераль директорының  “Зәй шикәре” АҖ мәсьәләләре буенча урынбасары Антон Трошин кунакларны әлеге реконструкцияләнгән бүлек белән таныштырды.

Сәфәр кылучылар шәһәребездә  “Безнең ишегалды” программасы буенча алып барылган эш барышы белән дә танышты. Бу уңайдан алар Гагарин урамының 53 «А» йорты ишегалдында булды.

Агымдагы елда районда әлеге  программа буенча күпкатлы йортлар арасындагы 35 йорт ишегалды төзекләндерелә. Бүгенге көнгә шуларның  29ы - Гагарин урамының 53 «А», 55, 72, Ленин урамының 7, 7а, 25, 28, 32, 34, 36,  Нефтьчеләр урамының 26, 28, 28а, 30, Никифоров урамының 71, 73, Тавлин урамының 32, Жуков урамының 5а  һәм башка йортлар ишегалларында эш бара. Әлеге программага Баграж җирлегенә кергән Сарсаз-Баграж авылындагы ике катлы йортлар арасындагы ишегалды да керде. Эш килешенгән график нигезендә алып барыла. Калган 6 ишегалдына икенче атнада эшкә керешәчәкләр. Шул рәвешле, бүгенге көнгә әлеге программа буенча  90 процентта эш башкарылган.
Быел “Безнең ишегалды” программасына кергән йортларда велосипед юллары, уңайлы балалар мәйданчыклары, юл һәм тротуарлар була, балалар мәйданчыклары төрле архитектура элементлары белән тулылана.

Гагарин урамының 53 «А» йорты ишегалдында  йортта яшәүчеләр гозере буенча машина кую урыны  киңәйтелде, балалар мәйданчыгына элементлар урнаштырылып, ком китерелде. Биредә кунакларга  йортта яшәүчеләр әлеге программага үз фикерләрен белдерделәр, рәхмәтләрен җиткереп,  киңәшләрен әйттеләр.

Кунаклар эшлекле сәфәргә йомгакны   электр станциясендә ясады. Аларны ГРЭС буйлап “Татэнерго” АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев йөртеп, электр станциясе эшчәнлеген бәян итте,  яңа төзелүче заманча энергоблогка исә киңрәк тукталды.

-Бу көннәрдә станциядә яңа энергоблок белән бәйле төзелеш эшләрен башлыйбыз. Проект әзер, подрядчылар билгеле, җиһазлар кайтартыла башлады. Төп җиһаз алдагы елда булачак. Шулай итеп станция 2023 елның ахырына файдалануга тапшырылачак, - ди Рәүзил Хаҗиев.

Шул рәвешле станциясенең гомере озайтыла һәм анда хезмәт куючыларга кыскартулар янамаячак.

Иң мөһиме шул, ГРЭС заманча станциягә әверелеп, электр энергиясе җитештерүдә тагын да ныклы позициягә күчәчәк.   

Мидхәт Шаһиәхмәтов әлеге бизнес мәйданчыклары һәм “Безнең ишегалды” президент программасы буенча сафка басучы  ишегалларын караганнан соң, журналистлар белән тәэсирләрен уртаклашты.

- Күргәнегезчә, ГРЭСта зур масштаблы инвестицион  проект тормышка ашырыла,  сәнәгать парклары эшчәнлеге дә  куандыра, аларда зур план-ниятләр бар. Республикадан ярдәм кирәк булганнарның бөтенесен карап, уйларга кирәк. Шул рәвешле Зәйнең икътисады алга бара, бергә-бергә башкарып чыгарга язсын, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: