Зәй офыклары

Милли җанлы татар кызы

Гөлия Абзалова – Аксар авылы кызы.

Бүгенге көндә Чаллы технология техникумында икенче курста белем ала.  Пешекче булырга тели. Буш вакыты булуга тортлар пешерергә ярата ул. Әнисе Әлфия апа  да -  аш су остасы. Гөлиягә дә аш суга хирыслык  әнисеннән күчкән. 
– Мин кечкенәдән ашарга пешерергә яратам. Әти-әнинең эштән кайтышына төрле тәмле әйберләр әзерләп куеп, өйдәгеләрне сыйлый идем. Күп нәрсәгә, шулай ук торт ясарга да әнидән өйрәндем, – ди Гөлия.
Торттан кала тагын нинди ризык-лар пешерергә яратасың, дип сорыйм кыздан. “Аш, бәлеш гөбәдия – яратып пешергән ризыкларым. Интернет тулы – рецептлар, шуннан карап барысын да пешерәм, аннан уку йортында инде бу эшнең барлык нечкәлекләренә төшенәбез”, - дип җавап бирде ул.
Ә ял көннәрендә Гөлия туган авылы Аксарга кайта. Әти-әнисенең зур ярдәмчесе ул, әле гаиләдә тагын абыйсы белән апасы да бар. Гөлия – милли җанлы кыз да. Ул милләтебезнең гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли аш-суларны өйрәнә,  үзен төрле бәйге-конкурсларда сыный. Быел “Сабантуй гүзәле” бәйгесендә катнашып, “Иң милли кыз” номинациясендә бүләкләнде. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: