Зәй офыклары

«Мин һәм Кызыл китап» кул эшләре бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

Бәйгегә Татарстан Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр яки хайваннар сурәтләнгән эшләр тапшырырга кирәк.

«Мин һәм Кызыл китап» республика кул эшләре конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Аны Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты оештыра. Бу турыда "Татар-информ" МА хәбәр итә.

Конкурс мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче нәниләр һәм республика гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелә, диелә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәрендә.

Бәйгедә ике номинация була:

Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән үсемлек төрләре, шулай ук гөмбәләр һәм лишайниклар сурәтләнгән эшләр;
Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән хайван төрләре сурәтләнгән эшләр.
Эшләр 2021 елның 9 ноябренә кадәр кабул ителәчәк. Конкурс турында тулырак мәгълүматны әлеге сылтама аша белергә мөмкин. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: