Зәй офыклары

"Минем әнием" акциясендә - Әлфия Галиуллина

Әниләр көне уңаеннан без үзебезнең сайтта һәм социаль челтәрләрдә "Минем әнием" флешмобын дәвам итәбез.

Югары Пәнәчедән Әлфия Галиуллина турында кызлары Гүзәл, Эльмира һәм улы Илдар сөйли:

Авыр чакта ярдәм кулы суза әни, 
Бар уйларны аңа сөйлимен. 
Җылы кочагына алып, кызым, диеп, 
Әле дә сез бар, диеп куана.

- Безнең әниебез Галиуллина Әлфия Равил кызы Алабуга педагогия институтын тәмамлаганнан  соң, Югары Пәнәче мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытырга кайта. 36 ел фәненә тугры калып, укучыларын яратып, аңлап, барлык сорауларына җавап биреп,  дәрес бирә. Әниебез көчле белемле, сабыр. Дәресләре укучыларында кызыксыну уята. Бердәм дәүләт имтиханнары буенча да 100   балл җыючы укучылары шактый күп. Мактау кәгазьләре - әниебезнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. 
Әниебез бөтен эшкә дә җитез, уңган. Пешергән ризыклары да телеңне йотарлык. Кунакчыл булганга, бездән кунаклар өзелми. Әни янында рәхәт, җайлы әңгәмәдәш булганга, кунаклар  яратып килә. Без дә барлык серләребезне, шатлык-борчуларыбызны әни белән уртаклашабыз. 
Ул һәркөн хәлебезне белеп  шалтырата. Сагындым, кайчан кайтасыз?- дип сорый. 
Әниебез көләч йөзле, барлык кеше белән дә уртак тел таба, бөтен кешене тигез күреп, хөрмәт итеп яши. Мәктәп бәйрәмнәрендә дә актив катнаша. 

Әниебез без кайтуга  тәмле бәлешләр, пироглар пешереп куя. Барыбызны да якты йөз белән каршы ала. Өч бала, 4 онык, кияү-киленнәр, әтиебез Илсур да әниебезне  ярата, хөрмәт итә. Әти-әниебезгә  сәламәтлек, зур уңышлар, бәхет телибез, - диләр иң изге теләкләрен җиткереп, балалары.

Фотолар гаилә архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: