Зәй офыклары

“Минем әнием” акциясендә - Валентина Шәрифуллина

Валентина Шәрифуллина - Зәй районы Урта Пәнәче авылы кызы.

Безнең әниебез Валентина Шәрифуллина - Урта Пәнәче авылы кызы. Үз авылында башлангыч мәктәптә белем алганнан соң, Югары Пәнәче мәктәбенә укырга менә. Монда ул безнең әтиебез Рамис улы белән бергә укый. Аннан яшь парлар бергә гаилә коралар.
Безнең өчен әниебез - иң якын һәм кадерле кеше, ул - безнең горурлыгыбыз, таянычыбыз! Аның ягымлы елмаюы, янып торган күзләре - дөньяның иң матур күренеше! Әниебез һәрвакыт безгә дәрт, көч бирә. Тормышта акыллы, яхшы кеше булырга өйрәтә. Үзенең җылылыгын, назын, ана мәхәббәтен бирә.
Без, әни, сине бик нык яратабыз һәм хөрмәт итәбез, рәхмәт бик зур сиңа! Алдагы тормышта без- сезнең кызларыгыз, синең һәм әтинең йөзенә кызыллык китермичә, сезнең горурлыгыгыз булырга тырышырбыз.
Кызлары Ләйсән, Рузилә, Ильвина.
Фото гаилә архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: