Зәй офыклары

"Минем әнием" флешмобында - Фәридә Әгъләмова

Фәридә Әгъләмова - Чистай районы Яуширмә авылы кызы.

Фәридә Әгъләмова - Чистай районы Яуширмә авылы кызы. Моннан 30 ел элек Кәрәкәс авылында яшәүче Әгъләмовлар гаиләсен тагын да матурлап, тулыландырып килен булып төшә. Гаиләдә бер-бер артлы ике гүзәл, сылу кыз - Чулпан белән Ландыш дөньяга килә.
“Әниебез бар яктан да килгән - уңган, чибәр, зыялы кеше. Ул авылыбызның хозур табигатенә сокланып, һәр яңа туган көнгә сөенеп яши. Табигать кардан арынуга, йорт тирәләрен аллы-гөлле чәчәкләргә күмә. Туганнарны үзе үстергән яшелчә, җиләк-җимеш белән сыйларга ярата. Әбиебезне әтиебез белән яхшы итеп тәрбияләп, соңгы юлга озаттылар”, - ди кызлары, әниләре белән горурланып.
“Фәридә ханымның кызлары Чулпан белән Ландыш та үзенә охшап әдәпле, тәрбияле, зыялы”, -ди Кәрәкәс авылының мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Зиязова.

Фото гаилә архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: