Зәй офыклары

Минималь хезмәт хакыннан да ким эш хакы алуга юл куелмый

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, агымдагы елның 1 июленнән федераль закон нигезендә хезмәт хакларының минималь күләме 7500 сумга җитү сәбәпле, РФ Хезмәт кодексының 129,133нче маддәләре буенча һәр оешмада шушыннан да ким эш хакы булмаска тиеш. Бу барлык төр бюджет һәм бюджетныкы булмаган оешмаларга да кагыла....

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, агымдагы елның 1 июленнән федераль закон нигезендә хезмәт хакларының минималь күләме 7500 сумга җитү сәбәпле, РФ Хезмәт кодексының 129,133нче маддәләре буенча һәр оешмада шушыннан да ким эш хакы булмаска тиеш. Бу барлык төр бюджет һәм бюджетныкы булмаган оешмаларга да кагыла. 1 июльдән закон таләбен үтәмичә, хезмәт хакын 7500 сумнан ким түләүче эш бирүчеләр административ җаваплылыкка тартылачак. Ә мондый закон бозу белән очрашканда, кешеләрнең республика дәүләт хезмәт инспекциясенә яки суд, прокуратура органнарына мөрәҗәгать итү хокукы бар. РФ Административ хокук бозулар кодексы буенча мондый төр закон бозу бердән биш мең сумга кадәр штраф, юридик затларга 30дан 50 мең сумга кадәр штрафны үз эченә ала. Ә инде бер кат мондый административ хокук бозу очрагы булганда, кодексның 5.27 маддәсе 4нче бүлеге нигезендә җаваплы затларга 10 нан 20 мең сумга кадәр штраф яки 1 елдан 3 елга кадәр дисквалификация; юридик белеме булмаган эшмәкәрләргә шулай ук 10нан 20 мең сумга кадәр штраф, юридик затларга 50 дән 70 меңгә кадәр штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: