Зәй офыклары

Министр урынбасары Зәй энергетиклары белән очрашты

Зәйдә республика эчке эшләр министры урынбасары, полковник Дамир Динниулов ГРЭС хезмәт коллективы белән очрашты. Анда район эчке эшләр бүлеге башлыгы Валентина Усачева һәм "Генерацияләү компаниясе" ААҖ нең икътисад иминлеге һәм режим идарәсе башлыгы Илдар Бикколов та катнаштылар. Дамир Динниулов Зәй районында 2014 елдагы оператив эшчәнлекне уңай бәяләде. " 2013 ел...

Зәйдә республика эчке эшләр министры урынбасары, полковник Дамир Динниулов ГРЭС хезмәт коллективы белән очрашты. Анда район эчке эшләр бүлеге башлыгы Валентина Усачева һәм "Генерацияләү компаниясе" ААҖ нең икътисад иминлеге һәм режим идарәсе башлыгы Илдар Бикколов та катнаштылар. Дамир Динниулов Зәй районында 2014 елдагы оператив эшчәнлекне уңай бәяләде. " 2013 ел эш нәтиҗәләре буенча Зәй эчке эшләр бүлеге республикада 14 нче урында булса, 2014 елны алар 6 нчы урынга чыгып тәмамлады. Теркәлгән җинаятьләрнең кимүе күзәтелә. Соңгы биш елда районда җинаятьләр саны 40% ка кимеде. ГРЭС - Зәйдә эре предприятиеләрнең берсе, биредә район халкының күп өлеше хезмәт куя, сездән һәртөрле закон бозу очраклары турында полиция хезмәткәрләренә хәбәр бирү сорала. Җинаятьчелеккә каршы көрәштә , законнарның бозылуына юл куймауда безнең бердәм булуыбыз бик мөһим", - диде министр урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: