Зәй офыклары

Мирный бистәсе мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәргә ярдәм итте

Инвалидлар декадасы бара.

Билгеле булганча, безнең арада сәламәтлеге чикләнгән кешеләр аз түгел. Алар турында бу ункөнлектә генә түгел, ә даими кайгырту мөһим, чөнки аларның да тулы тормыш белән яшәргә хокуклары бар.
Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре бу көннәрдә “Ярдәм кулы суз” дип аталган акция уздырдылар. Мәдәният хезмәткәрләре ялгыз яшәүче һәм авыру өлкән яшьтәге кешеләргә кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр: кар чистарттылар, йорт яны территорияләрендәге төзелеш материалларын, чүп җыйдылар.

Фотолар Мирный мәдәният йортыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: