Зәй офыклары

Мирный бистәсе мәдәният йортында ришвәтчелеккә каршы чара оештырылды

Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре коррупцияга каршы көрәшкә юнәлдерелгән чара уздырдылар.

3 декабрьдә Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре коррупцияга каршы көрәшкә юнәлдерелгән чара уздырдылар. Анда “Мирный” һәм “Бөгелде” территориаль-иҗтимагый үзидарәләре активлары өчен катнашты.
Коррупциягә каршы көрәш хәзерге вакытта югары дәрәҗәгә куела, шулай ук дәүләт программасы формасын кабул итә. Коррупция – хәзерге заман җәмгыятебезнең кичекмәстән хәл итүне таләп итә торган иң җитди мәсьәләләрнең берсе. Бу өлкәдә хокук бозучыларның барысын да бер стимул берләштерә – икътисади табыш алу. Коррупция дәүләт иминлегенә, демократиягә һәм кеше хокукларына, тигезлеккә һәм социаль гаделлеккә, шулай ук хокук һәм закон нигезендә клуб учреждениеләренең тулы канлы эшчәнлегенә, аларның икътисади үсешенә җитди куркыныч тудыра.
“Бүген ришвәтчелеккә каршы тору, аны кисәтү - зур һәм мөһим проблемаларның берсе. Шуңа күрә ил һәм республика күләмендә законнар кабул ителә, “кайнар линия”лар эшли. Районыбызда да ришвәтчелекккә каршы төрле формаларда көрәш алып барыла. Боларның барысы турында да чара барышында бәйнә-бәйнә аңлатылды”, -ди Мирный бистәсе мәдәният йорты директоры Мария Гарәпшина.

Фотолар Мирный мәдәният йортыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: