Зәй офыклары

Мирный бистәсендә Әниләр көне уңаеннан онлайн форматта бәйрәм узды

Мирный мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган «Мин сине котлыйм, әнием» дип исемләнгән бәйрәм онлайн форматта узды.

25 ноябрьдә Мирный мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган «Мин сине котлыйм, әнием» дип исемләнгән бәйрәм онлайн форматта узды. Бәйрәм көнендә барлык әниләргә багышлап шәһәр мәдәният йорты сәхнәсеннән котлау сүзләре, матур шигырьләр, яраткан җырлар яңгырады.
Концерт программасында Александр Селиверстов җитәкчелегендәге «Ивушка» вокаль ансамбле, «Радуга» вокал студиясе, Радик Әхмәтшин җитәкчелегендәге «Дулкын» татар  ансамбле, Аделина Третьяк һәм Алесия Хисмәтуллина җитәкчелегендәге «Дейли» һәм «Конфетти» хореография коллективлары,  аерым башкаручылар - Милана Афанасьев, Ева Косарева, Р.Антонова, Р. Шакиров, Д. Дмитриев, А. Селиверстов, Ә. Зарипова, Т. Королева катнашты. Тамаша залында искиткеч матур, бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Әниләр үз балаларының чыгышларын сокланып күзәттеләр һәм алар өчен чын күңелдән шатландылар.
- Чыгыш ясаучыларны концерт дәвамында алкышларга күмделәр. Бәйрәм, чыннан да, якты һәм онытылмаслык булды, - дип уртаклашты мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Фотолар Мирный мәдәният йортыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: