Зәй офыклары

Мирный мәдәният йортында инвалидлар декадасы кысаларында “Игелекле эшләр” дип аталган чара үтте

Мирный бистәсе мәдәният йортында инвалидлар декадасы уңаеннан “Игелекле эшләр” дип аталган чара оештырылды.

Аның кысаларында оста куллар түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар Яңа ел уенчыклары – бүләкләр ясадылар. Балалар чигү, аппликация элементлары кулланып, иҗади эшләрне зур кызыксыну белән башкардылар, фетр, тукымалардан һәм синтепоннан Кар бабай, песи, тычкан һәм башка эшләнмәләр ясадылар. Һәм аларны бистәдә яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бүләк иттеләр.

Фотолар Мирный мәдәният йортыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: