Зәй офыклары

Мирный мәдәният йортында рәсем бәйгесе үтте

Зәйнең Мирный мәдәният йортында “Террорчылыккка - юк!” тематик айлык кысаларында балалар арасында рәсем бәйгесе оештырылды.

Чара барышында балалар террорчылыкның барлыкка килү тарихы һәм соңгы унъеллыкның билгеле терактлары турында белделәр, террорчылыкка һәм аның куркынычына үз карашларын чагылдырган рәсемнәр ясадылар, «Без бергә терроризмга каршы көрәштә» дигән әңгәмәдә актив катнаштылар. Аерым рәсемнәрдән «Тынычлык террорга каршы» шигаре белән зур плакат ясадылар.

Фотолар Мирный мәдәният йортыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: