Зәй офыклары

Мобилизация резервын туплау бара

Район хәрби комиссариаты яңа төр мобилизация резервын туплау эшен башлады. Мобилизация резервы нәрсә ул, кемнәр алар резервта торучылар, кандидатларга нинди таләпләр куела һәм контрактны ничек төзергә? Шушы һәм башка сораулар белән без хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗановка мөрәҗәгать иттек.

-Айрат Фоатович, мобилизация резервы нәрсә ул?

- Мобилизация резервы РФ Президенты Владимир Путинның мобилизация резервы ресурсларын әзерләү һәм туплауның яңа системасын кертү турында Указы нигезендә төзелә. Аның нигезендә РФ хөкүмәтенә һәм субъектларның башкарма хакимият органнарына запастагы хәрбиләр резервына керүгә бәйле чаралар үткәрүне тәэмин итү йөкләнде. Әлеге чараларны финанслау РФ Оборона министрлыгыннан бүлеп бирелә торган бюджет акчалары хисабына башкарыла.
Мобилизация резервы – хәрби хезмәт үткән запастагы гражданнарның бер өлеше. Ягъни, алар - РФ Оборона министрлыгы белән килешү төзегән гражданнар. Аның шартлары буенча резервта торучылар тыныч вакытта дәресләрдә һәм җыеннарда катнашалар, ә мобилизация вакытында хәрби частьләргә баралар.
Контрактның үзенчәлеге шунда - армиядә хезмәт иткән ир-атка гражданлык эше белән бергә хәрби дәресләр һәм хәрби җыеннарда катнашып алып бару йөкләнә.
Хәрби комиссариат даими эш урынын һәм хезмәт хакын саклап калып, хәрби хезмәт буенча запаста торучы гражданнар арасыннан мобилизация резервына кертү өчен актив кешеләрне чакыра.

- Мобилизация резервын булдыруның төп бурычы нинди?

- РФ Кораллы көчләрен оператив рәвештә әзерлекле белгечләр белән комплектлау. Хәзерге вакытта аерым подразделениеләрне резервтагылар белән комплектлауга өстенлек бирелә. Бу исә мобилизация игълан иткәндә, беренче тәүлектә үк ахырына кадәр аерым частьләр булдыру мөмкинлеге бирә.
Әзерлек барышында тулы бер подразделениеләр составында хәрби күнекмәләр камилләшә.

- Мобилизация резервында торучыларга нәрсәләр каралган?

- Контракт төзегән кешеләргә лаеклы финанс стимуллары, Россия оборона министрлыгы югары уку йортларына кергәндә ярдәм итү, карьера үсеше, хәрби техника йөртергә өйрәтү, коралларның барлык төрләреннән атарга өйрәтү, квалификацияле медицина хезмәте күрсәтү һ.б. гарантияләнә.
Резервтагы гражданнар белән килешү төзелә. Резервтагы гражданның яше - 42дән 57 яшькә кадәр булырга тиеш.

- Резервка керү өчен документларны кая тапшырырга?

- Мобилизация резервында тору өчен документларны хәрби комиссариатка тапшырырга кирәк. Карар бер ай эчендә кабул ителә. Кандидат барлык таләпләргә туры килгән очракта, командир предписание бирә һәм кандидат хәрби частькә җибәрелә.
Килешүгә кул куелганнан соң, резервчы аттестация уза һәм квалификация алу өчен имтихан тапшыра. Имтихан - өч елга бер тапкырдан да ким булмаган арада , аттестация - килешү вакыты азагына кадәр квартал эчендә үткәрелә.
Җыенннар үтү вакытында дәүләт тарафыннан акчалата пособиеләр һәм компенсацияләр түләнә.
Контракт мобилизация резервында өч елга төзелә. Гамәлдә булу вакыты биш елга кадәр арттырылырга мөмкин. Контракт майорлар,подполковниклар, рядовойлар, мичманнар, прапорщиклар, матрослар белән төзелә.

- Җыеннар нинди ешлыкта үткәрелә?

- Җыеннар елына бер тапкыр үткәрелә, ә дәресләр ай саен. Резервтагылар белән җыеннарның озынлыгы – 10-30 көн, ә тренировка дәресләренең озынлыгы - 3 тәүлеккә кадәр.
Тулырак мәгълүматны 3-48-01 телефоны аша белергә була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: