Зәй офыклары

Музыка мәктәбе уку елын купшыланып каршы ала

Зәйлеләр шәһәребез үзәгендә урнашкан музыка мәктәбендә барган зур төзекләндерү эшләренә игътибар итми калмагандыр. Уку йорты яңа уку елын үзгәреп, яңарып, купшыланып каршы алырга җыена.

Бүгенге көндә биредә тулы куәттә капиталь ремонт эшләре бара. Ул мәдәният өлкәсе   республика программасы буенча алып барыла. 

-Мәктәбебезгә моннан дистә ел элек агымдагы ремонт эшләре башкарылган иде. Ә менә зур төзекләндерү эшләре күптән кирәк иде.  Узган ел мәктәбебезнең капиталь ремонт үткәрү программасына кертелүен ишетеп бик сөендек, - ди музыка мәктәбе директоры Дина Коронова. 
Төзекләндерү эшләре җәй башыннан алып барыла. Беренче этапта мәктәпнең тулысынча җылылык, электр, су белән тэмин итү, канализация һәм су китү  системалары алыштырылды, ишек-тәрәзәләр яңартылды. 
-Төзекләндерүдән соң уку  класслары саны артачак, пианинода уйнаучылар өчен махсус кече зал булачак. Аннан концерт залындагы  сәхнә зурайтыла,  - ди мәктәп директоры. 
 Шунысы игътибарга лаек, мәктәптә физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә уку мөмкинлеге тудырыла.  Алар моңа кадәр өйләрендә шөгыльләнде,  хәзер исә мәктәпкә килеп музыкаль белем  алачак.  
-Уңайлы мохит программасы буенча пандус, махсус кабинетлар, саузел булачак, -ди Дина Коронова.
 Элекке мәктәп бинасы килеп керүгә караңгы иде, ремонттан соң аның диварлары һәм идәне якты төсләрдә булачак.
Диварларны күчерү хисабына вестибюль үзгәрәчәк, ул иркен һәм уңайлы булыр дип көтелә. Укучылар өчен бу да мөһим.  Моннан тыш, биредә бинаның тышын тулысынча җылыту эшләре алып барыла, ул якты керамогранит белән тышланачак. Бинага керү өлеше дә яңартылачак. 
Кыскасы, мәктәп танымаслык булып үзгәреп, шәһәребез йөзен билгеләячәк.
Ремонт эшләре август ае уртасына тәмамланыр дип көтелә. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: