Зәй офыклары

#МыВместе: Татарстанда өлкән яшьтәге һәм мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү өчен волонтерлар җыялар

Татарстанда #МыВместе волонтерлык штабы эше яңадан башлана. Барлык битараф булмаган кешеләр акциягә кушыла ала, моның өчен +7 (843) 273-16-72 номеры буенча шалтыратырга кирәк.

Бу хакта ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева хәбәр итте. Республикада 6 686 кешедән артык волонтерлар командасы эшли. Алар хастаханәләрдә, вакцинация пунктларында булышалар, азык-төлек, дарулар һәм беренче кирәк-яраклар китерәләр.

"Илдә эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, волонтерлар сафын көчәйтәбез. Бүгенге көндә өлкән һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләргә беренче чиратта кирәкле товарларны китереп җиткерү өчен волонтерлар, шулай ук автоволонтерлар кирәк. Бигрәк тә Казан шәһәрендә мондый ихтыяҗ бар. Исегезгә төшерәбез, волонтерлар шәхси саклану чаралары һәм ягулык карталары белән тәэмин ителәләр", - дип билгеләп үтте Алла Кондратьева.

"Элек барысы да волонтер — укучы яки студент, дип уйлый иде. Пандемия иреклеләрнең яше чикләнмәгән булуын раслады. Безне кибет һәм даруханәләрдә таныйлар, товар сатып алганда ярдәм итәләр", - дип билгеләп үтте ул.

"Бөтен ил хәзер коронавирус пандемиясе белән көрәшә. Безнең республикада барлык муниципалитетларда да #МыВместе штаблары ачылды, барлык волонтерлык оешмалары да бу эшкә кушылды", - дип ассызыклады "Волонтер-медиклар" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан бүлеге координаторы Анна Макарова.

Тулырак сылтама буенча укыгыз.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: