Зәй офыклары

Нәфис гимнастика буенча "Йолдызлык" турниры Татарстан, Башкортстан гимнастларын җыйнады

Турнир төркем күнегүләре, ярышларда катнашучыларның индивидуаль программаларын колачлады.

Узган ялларда Зәйдә нәфис гимнастика буенча "Йолдызлык" турниры узды. Спорт-сәламәтләндерү үзәгендә иң көчлеләр исеме өчен 2006-2017 елларда туган, Татарстанның төрле почмакларыннан, хәтта күрше Башкортстан Республикасыннан гимнасталар көрәште. Ике көн дәвамында судьяларга төркем күнегүләрен дә, ярышларда катнашучыларның индивидуаль программаларын да бәяләргә туры килде.
Һәр чыгыш үзгә, кабатланма булды. «Матросики» төркеме - Алабуганың иң яшь гимнастлары.
-Без бирегә яхшы кәеф белән җиңәргә дип килдек. Ниятләгәнгә ирешербез дип ышанабыз, –ди тренер Әминә Рәҗәпова.
Кызларны ярышларга тренерлардан тыш, әти-әниләре дә әзерли. Светлана Мөлекова Әлмәттәнүк кызын ярышларга алып килгән иде, ул төркем белән чыгыш ясаучы Әлмәт кызларының барысына да макияж ясаган.
-Кызлар бүген төркемнәре белән чыгыш ясаячак, аларның макияжлары да бер төсле булырга тиеш, -ди Светлана Мөлекова.
Зәй гимнастларының да кәефе яхшы иде. Алар шөгыльләргә атнага алты мәртәбә йөри, кызлардагы ихтыяр көченә сокланырлык.
Һәр чыгыш ясаучының җиңүгә өмете зур булды. Ярыш тәмам, җиңүчеләр билгеле.
Бүләкләү тантанасында күп гимнастлар беренче мәртәбә бүләк алды. Медальләрнең бер өлешенә исә Зәй данын лаеклы яклаган кызлар ия булды. Үз яшләре һәм үз категорияләрендә Анна Зайцева - I, Екатерина Чапкова - II, Дарина Савгильдина, Аиша Әхмәтҗанова, Әминә Әхмәтҗанова , Анастасия Шатунова, Алиса Старостина III урын алды.
Афәрин, кызларыбыз, спорт мәйданында тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын.

Ирина Смирнова фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: