Зәй офыклары

Нурия Абзалова: Сан алу буенча шикаять булганы юк

Бөтенроссия халык санын алу эше тулы куәттә алып барыла, ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Әйткәнебезчә, районда  стационар участоклар Югары Мәлем, Югары Шепкә, Якты Күл, Кадер авылларында урнашкан.

Югары Мәлем мәдәният йортында урнашкан стационар участокта җирле үзидарә башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нурия Абзалова эшли. Ханым  җанисәп символикасы төшерелгән махсус кием - зәңгәр жилеттан, маскадан утыра. Шулай итеп, югарымәлемлеләр исәпкә алуны   әлеге участокта да үтәргә мөмкин. Җанисәп алучы соңыннан сан алуда катнашучылар турында белешмә бирә.

Әлеге участокка  Югары Мәлем, Сармашбаш, Бохарай, Ал. Бистәсе, Яңа Спас, Иске Маврин җирлеге сан алучылары карый. Сан алучылар заманча технологияләре белән оста эш итә беләләр, халык белән җылы мөгамәләдә  эшлиләр. Алар интернет аша стационар участоктагы  контролер Нурия Абзаловага көн саен эш ахырында хисап биреп баралар. Аның контролер булып беренче елын гына эшләве түгел, бу эшнең  бөтен нечкәлекләрен белә. Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе башланыр алдыннан ул сан алучылар белән ныклы сөйләшүләр алып барган. Шуңа да бу уңайдан эше көйле бара аның.

- Сан алучылар өйдән-өйгә йөреп, җанисәп ала. Өенә чит кеше кертергә теләмәүчеләр исә стационар участокта  үтәргә,  җанисәптә онлайн рәвештә дә катнашырга мөмкин, - ди Нурия Абзалова.

Шул рәвешле, сан алучыларның Росстат җитәкчесе имзалаган исемле таныклыгы үзләре белән,  аны һәркемгә  паспортлары белән бергә күрсәтәләр. 

- Югары Мәлем авылының сан алучысы, Рузилә Фәсхетдинова узган ялда безнең йортыбызда булды.  Халык санын алучының өстендә зәңгәр жилеты, сумкасы, шарфы, үзе белән махсус таныклыгы да бар. Ул алган мәгълүматны планшет ярдәмендә турыдан-туры базага шунда ук кертеп барды. Шунысына игътибар иттем, Рузилә Фәсхетдинова барлык саклану чараларын кулланып эш итә, сан алуда шактый шомарган инде. Без сан алучы һәм әлеге участокта эшнең оештырылышыннан бик канәгать, - ди Фәнзия Николаева.

Сан алу илдә яшәгән халыкның исәбен алудан гыйбарәт.

-Сан алулар буенча безнең участокка караган җанисәп алучылардан  бернинди шикаять кергәне юк, алар барысы да эшләрен зур  җаваплылык тоеп башкаралар, - ди Нурия Абзалова.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: