Зәй офыклары

Әнвәр Нәбиуллин: Бердәмлек — зур көч ул

2022 ел дәвамында сезнең игътибарга “Бергә булсак – җиңәрбез” баш астында газетабызның яңа проектын тәкъдим итәргә булдык. Без аны Зәебездә бүгенге көннең чын герое булган табибыбыз, үзәк дәваханәнең йогышлы авыруларны дәвалау бүлеге мөдире Әнвәр Сәүбән улы Нәбиуллин турындагы язма белән ачып җибәрәбез.

Хөрмәтле укучыларыбыз, без сезнең белән бергәләп өр-яңа иҗат сезонына аяк басабыз. 2022 ел дәвамында сезнең игътибарга “Бергә булсак – җиңәрбез” баш астында газетабызның яңа проектын тәкъдим итәргә булдык.
Тормыш безнең алга төрле сынаулар куя, соңгы елларда, пандемия афәте сәбәпле, кешеләр күңеленә шөбһә белән яшәү кереп оялады. Без –“Зәй офыклары” коллективы менә шушы шикле уйларны таратуны максат итеп куябыз. Сәламәт яшәү рәвешенә ныграк тартып, төрле файдалы, мавыктыргыч гамәлләргә җәлеп итеп, үз һөнәрләренең осталары булган сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренең эшенә тагын да ныграк якын килеп, бу юлы социаль проектыбызны төрле авырлыкларны җиңүгә омтылыш тудыруга юнәлтәбез. Проект “Алар - сәламәтлек сагында”, “Саулыкны кайгыртып”, “Яшәүдән ямь табып”, “Бир кулыңны - без бергә” бүлекләрен үз эченә ала. Әлбәттә инде, без аны Зәебездә бүгенге көннең чын герое булган табибыбыз, үзәк дәваханәнең йогышлы авыруларны дәвалау бүлеге мөдире Әнвәр Сәүбән улы Нәбиуллин турындагы язма белән ачып җибәрәбез. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, “Татарстан Республикасының мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре” күкрәк билгесе иясе, Зәебезнең йөзек кашы булган бу затның төп бүләге - халык мәхәббәте.
Аңа бик күпләр рәхмәтле - берәүләр үз сәламәтлеген ныгыткан өчен, икенчеләр якынына икенче мәртәбә гомер бүләк иткән өчен. Авыр хәлдә булучыларга да көдрә чәчле, нык бәдәнле шәфкать иясенең күңел матурлыгы, аның тышкы кыяфәтенә кушылып, гүя яшәүгә көч бирә. Соңгы елларда пандемия шартларында исә ялварулы йөзләгән күз аңа төбәлде. “Әнвәр Сәүбәнович кул астына эләксәм терелер идем, ул дәваласа савыгам” кебек сүзләрне еш ишетергә туры килә.
Әйе, шәхсән үзем дә бу мөхтәрәм затка иң кадерле ике кешем гомере өчен бурычлымын. Зәйгә килеп яши башлагач та аның белән тәүге очрашу балам белән бәйле булды.
...Төн уртасында янымда яткан сабыемның дерелди башлавына уянып киттем. Кичтән тән температурасы бераз күтәрелеп киткәч, 9 айлык балама дару биреп, янәшәмә йокларга салган идем. Төнлә белән балакаемның температурасы тагын күтәрелеп, әнә шулай калтырата башлады. Инде балакаемны югалтам, дигән уй аңымны томалады. Ашыгыч ярдәм чакырттык, беренче ярдәм күрсәттеләр, дәваханәгә киттек. Балалар бүлегендә табибларның, шәфкать туташларының йөгерешүе йөрәкне телгәли. Ул арада безне йогышлы авырулар бүлегенә җибәрергә карар иттеләр. Ә анда безне Әнвәр Сәүбәнович ишек төбеннән үк каршы алып, баламны үз кулларына алды, мине тынычландырып, терелтәбез Алла боерса, ди. Безне аерым палатага урнаштырдылар. Кичә генә шау-гөр килеп уйнап йөргән бала бер хәрәкәтсез ята. Табиб тиз арада система билгеләде, һәрдаим палатага кереп хәл белешеп тора. Чыннан да, ун көн эчендә инде үлем хәлендә дип уйлаган бала аякка басты, уйный, көлә башлады. Ә сабыен тернәкләндергән ана өчен табиб иң изге кеше булып йөрәк түренә урнашты.
Икенче очракта Әнвәр Сәүбәнович әниемнең гомерен саклап калды. Узган көз Зәйгә кунакка килгән әниемә икеяклы вируслы пневмония диагнозы куйдылар. Көн саен коронавирустан үлүчеләр турында сөйләп торган бу заманда әлеге афәтнең якын кешемә ябышуы нык куркытты. Җитмәсә, әнием - йөрәк өянәге кичергән кеше. Йогышлы авырулар бүлегенә салгач, Әнвәр Нәбиуллин дәвалаячагын белгәч, тынычландык. “Вакытында әниегезгә прививка ясаткансыз, терелтербез Алла боерса”, - диде табиб.
- 72 яшемә җитеп, мондый табибны күргәнем юк иде әле. Аркалардан сөя-сөя дәвалый, һәр авыруга җылы сүз таба белә. Үзенә күпме көч, сабырлык кирәк ыңгырашып, бертуктамый ютәлләп ятучы кешеләр янында булырга. Хәзер һәр намаз саен Ходайдан Әнвәр Сәүбәновичның үзенә исәнлек сорыйм, - ди әнием.
-Коронавирус белән авыручыларның ялварулы күз карашы астында эшләү психологик яктан бик авыр. Шуңа да без сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләренә дөрес дәвалау курсларын билгеләү белән беррәттән, нык рухлы булып, пациентларда терелүгә ышаныч тудыру бик мөһим. Гомумән, һәр авыру күпмедер дәрәҗәдә дәвалауга бәйле булса, күп өлеше кешедә авыруны җиңүгә ышаныч уята алуга, яшәү өчен көрәшергә әйди алуга бәйле. Ә пандемия чорында коронавируска каршы прививка ясату сәламәтлек сагында зур роль уйный. Прививкалыларны терелтү җиңелрәк, - дип сөйли Әнвәр Нәбиуллин.
Әнвәр Сәүбән улы күңеленә табиблык һөнәре кечкенәдән кереп урнаша. Әтисе Сәүбән аганы өлкән буын зәйлеләр табиб-фтизиатр буларак хәтерли, ә әниләре шәфкать туташы булып эшләгән. Менә шундый гаиләдә тәрбияләнгән малай башка һөнәр турында уйлап та карамый. Хәер, һәр эш-гамәл күкләрдә язылган, диләр бит. Менә шундый афәтләрдән безнең Зәй халкын саклау өчен табиб һөнәрен сайлау язгандыр да аңа. Мөгаен, әти-әниләре улларының тырыш хезмәтен хәзер күкләрдән күзәтәдер. Гомумән, алар нәселе - кешеләр сәламәтлеген саклауга зур өлеш кертүчеләр. Әнвәр әфәнденең әти-әнисе бу династия башында торса, хәзер аларның улы һәм оныклары (Әнвәр Сәүбәновичның кызы Алсу, кияве Булат - Казанда билгеле табиблар) - әлеге эшне дәвам итүчеләр.
Әнвәр Нәбиуллин 1984 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлагач, Зәй үзәк дәваханәсенә кайтып хезмәт юлын башлый. Башта санитар табиб була, ә 1987 елдан йогышлы авыруларны дәвалау табибы буларак халыкка хезмәт итә. Тагын ун елдан соң аның үз һөнәренә бирелгәнлеген, хезмәтен җиренә җиткереп башкаруын күреп, йогышлы авыруларны дәвалау бүлегенә мөдир итеп куялар. Бүген дә ул шушы вазифада көнне-төнгә ялгап кешеләр сәламәтлеге өчен көрәш фронтында.
Хезмәт дәверендә төрлесен татырга туры килә аңа. Ә соңгы елларда табиблар, персонал җитмәү, сәламәтлек саклау өлкәсендә төрле үзгәртеп корулар чыдамлыкка нык сыный аны. Бирешми, намуслы хезмәтен дәвам итә мөхтәрәм табиб. Җиңелрәк эшле, акча күп түли торган урыннарга китү ягын да карамый ул. Югыйсә, тәҗрибәле белгечне төрле урыннарга чакырулар күп булган.
- Туган төбәгемдә кешеләр күзенә ничек күренермен, мин дә, башкалар да шушы җирдә саулык өчен хезмәт куймасак, тагын кем эшләргә тиеш монда дип уйладым. Аннан соң әти сугыштан соңгы елларда табиб булып хезмәт юлын башлаган елларын еш искә ала иде. Алар трахома, тиф, малярия һ.б. йогышлы авыруларны дарулар белән тәэмин ителеш бик чамалы булган вакытларда терелткәннәр. Авырлыклардан курыкмаганнар, димәк, без дә - алар эшен дәвам итүчеләр. Бер йогышлы авыру икенчесен алыштырып кына тора, ә без - Гиппократ антын кабул итүчеләр һәрвакыт сайлаган һөнәребезгә тугры булырга бурычлы, - ди Әнвәр Сәүбәнович.
Пандемия шартларындагы хезмәт икеләтә авыр йөк булып Әнвәр Нәбиуллин кебекләр җилкәсенә төште. Махсус костюмнарда унар сәгатьтән артык эшләү, авыручылар санының арта баруы, йогышлы авырулар бүлегендә дәваланучылар күпкә арту - болар барысы да ныклыкка сынады бүгенге көн геройлары – сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләрен.
- COVID-19га каршы көрәштә иңгә-иң торып эшләгән һәм эшләүче һәр медперсоналга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Бу - бер кеше генә ерып чыга торган хезмәт түгел, монда бердәмлек, бер-береңне аңлап, күз карашыннан ук тоеп эшләүгә корылган саулык өчен көрәш кыры, - ди табиб.
Әйе, бергә булсак без, һичшиксез, һәртөрле авырлыкларны җиңәргә сәләтле халык. Әнвәр Нәбиуллин кебек ир-егетләр булганда, җиңәбез һәм җиңәчәкбез!

Инесса Раббаниева фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: