Зәй офыклары

Олег Морозов Зәйгә килде

28нче бермандатлы Түбән Кама сайлау округыннан Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутат булып сайланган Олег Морозов үз округы сайлаучылары белән очрашып тора.

Бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Викторович Морозов, Зәйдә булып, “Энергетик” Мәдәният сараенда район активы белән очрашты. Очрашуны район башлыгы Разиф Кәримов алып барды.
Олег Морозов Россия Дәүләт Думасы депутаты булып быелның сентябрендә сайланган иде.
-Минем бүген Зәйгә килүем регионнарда эшләү атналыгы кысаларында уза. Мин бу көннәрдә округка кергән район-шәһәрләрнең барысында да диярлек булачакмын. Кичә менә Түбән Камада булдым. Әлеге очрашудан файдаланып, сентябрьдә узган сайлауларда минем өчен тавышларын биргән зәйлеләргә зур рәхмәтемне җиткерәм, - диде Олег Викторович.
Ул үзенең яңа стауста булуын, ягъни РФ Дәүләт Думасында контроль һәм регламент комитетын җитәкләве, ай ярым эчендә депутатларның нинди мәсьәләләр каравын, аерым алганда, 2022 елга бюджет кабул итү, “Дәүләт власте органнарының бердәм системасы турында” Законга үзгәрешләр кертү һ.б.лар турында сөйләде. Әлеге мәгълүмат депутат хисабы буларак кабул ителде.
Олег Морозов - кече һәм урта бизнеска ярдәм итү системасын эшләүдә актив катнашучы депутат.  Шунысын да әйтик, ул «Түбән Кама» сәнәгать паркы инфраструктурасын булдыруга ярдәм итте. Түбән Кама шәһәрендәге Чистай урамы буенча автомобиль юлын реконструкцияләүдә дә депутатның ярдәме зур булды.
- Зәйдә бассейн, шулай ук ГРЭСның яңа энергоблогын төзү проектлары минем контрольдә тора. Дәүләт Думасында Татарстан Республикасы мәнфәгатьләререн яклау буенча да максатчан эшлим. Гомумән, миңа депутат булып эшләү ошый. Депутатлык минем һөнәремә әверелде, -диде ул.
Олег Морозов коронавирус инфекциясеннән вакцинация үтү проблемасын да читләтеп үтмәде.
- Әлегә мәсьәләдә икеләнү, шикләнү булырга тиеш түгел. Һәркайсыбызның вакцинация үтүе илебезнең булачак язмышын хәл итә, шуңа күрә мөһим бурыч - коллектив иммунитет булдыруга ирешү, - диде Олег Викторович.

Олег Морозов "Бердәм Россия" партиясе сафларына кабул ителгән бер төркем зәйлеләргә партия билетлары тапшырды.
Депутат район активы белән очрашудан соң, “Югары көчәнеш астында эшләү үзәге” өстәмә белем бирү буенча шәхси укыту учреждениесендә булып, биредә һөнәрләре буенча курслар узучылар белән аралашты, политехник колледжның производство остаханәләрендә соңгы курс студентларының эреп ябыштыру буенча - практик шөгыльләрен, WorldSkills хәрәкәте кысаларында ”Электр энергиясе тапшыру кабель линияләрен эксплуатацияләү” компетенциясе буенча узучы төбәк бәйгесен карады.
Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: