Зәй офыклары

Онытылмыйлар батырлар кайларда ятсалар да...

1 августта Россиядә 1914 -1918 елларда Беренче Бөтендөнья сугышында һәлак булган сугышчыларын искә алу көнен билгеләп үттеләр.

Әлеге истәлекле дата алдыннан туган як тарихын өйрәнү музее, "Ялкын" яшүсмерләр клубы, "Сугышчан бердәмлек” Бөтенроссия хәрәкәтенең Зәй бүлеге "Форпост" муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре һәм волонтерлар Сарман районының Илексаз авылында һәм районыбызның Федоровка, Шунак авыллары зиратларында җирләнәгән Бөтендөнья сугышы каһарманнары каберләрен җыештырдылар.
Бу - Россия даны өчен көрәшкән һәм солдат бурычына тугры калган якташларыбызга хөрмәт билгесе.
Каберлекләрне тәртипкә китергәннән соң, чарада катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Каберләргә чәчәкләр куйдылар.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: