Зәй офыклары

Пандемия башланганнан бирле Татарстан Республикасында "Бердәм Россия" волонтерлары халыктан килгән 21 мең заявка башкарган

Татарстанда "Бердәм Россия" партиясе волонтерлык хәрәкәтен яңа дәрәҗәгә чыгара алды, халыкка һәм медикларга коронавирус пандемиясе нәтиҗәләрен бергәләп хәл итәргә ярдәм итте.

Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге төбәк сәяси советы Президиумы әгъзасы, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова сөйләде, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.

Ул узган елның языннан ук, ил һәм республика беренче тапкыр пандемия белән очрашкан вакытта ук, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге катлаулы хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү өчен волонтерлык берләшмәләре белән эшне активлаштырганлыгын искә төшерде.

- Без Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә дә волонтерлык үзәкләрен ачтык, безнең волонтерлар-медиклар, "Без бергә" волонтерлык үзәге белән уртак эш башланды. Гомумән республика буенча бездә 80 меңгә якын волонтер эшли башлады. Узган вакыт эчендә партия тарафыннан 21 меңнән артык гариза кабул ителде — азык — төлек китерү, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү, дарулар китерү һәм башка бик күп үтенечләр, - дип сөйләде Захарова.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: