Зәй офыклары

Перцовкалылар быел ФАПка килеп сайлады

17, 18, 19 сентябрьдә сайлаулар бара.

Аксар авылы җирлегенә караган Перцовка авылы халкы өчен быелгы сайлау үзенчәлекле булды. 350 хуҗалыклы әлеге авылда сайлау элекке елларда билгеләнгән бер вакытта күчмә тратмачыклар белән урамда үткәрелде. Быелгы сайлауларда да әлеге  форма сакланса да ул авыл ФАПында оештырылды. Эштәге халыкка уңайлы булсын өчен сайлау вакыты кичке сәгать 5тән 7гә кадәр куелды. Биредә сайлаучылар да  аз түгел – 245 кеше.

- Алдан белдерүләр куйдык, социаль челтәр аша сайлаучыларга хәбәр иттек, - диде Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов.

Перцовкалылар актив  булып чыкты. Билгеләнгән вакытка ФАПка сайлаучылар агыла башлады.

- Урам түгел инде бу, үзе якты, үзе җылы. Яшерен сайлау өчен шартлар тудырылган. Гомумән, Перцовкада халыкның көнкүрешен яхшырту өчен күп эшләнә. Кайберәүләр зарланса да, рәхмәтле дә була белергә кирәк, - ди Надежда Солдатенкова.

- Мин киләчәгебез  тагын  да яхшырсын өчен тавыш бирергә килдем, - диде Светлана Кузнецова.

Бүген сайлауга бирегә килә алмаганнар 18, 19 сентябрьләрдә Аксар сайлау участогында сайлый алачак.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: